Accessibility links

Кайнар хәбәр

Insider: Путин ярдәмчесе гаиләсе 1 миллиард сумлык күчемсез милеккә ия


Виталий Мутко, Владимир Путин, Игорь Левитин, Георгий Полтавченко (сулдан уңга), 2017 ел
Виталий Мутко, Владимир Путин, Игорь Левитин, Георгий Полтавченко (сулдан уңга), 2017 ел

Русия президенты ярдәмчесе, элек транспорт министры булган Игорь Левитин гаиләсе Мәскәү янында җирләр, йортлар хуҗасы диелә.

The Insider басмасы Русия президенты Владимир Путинның ярдәмчесе Игорь Левитин гаиләсенең бер миллиард доллардан артык бәядәге күчемсез милеге барлыгын ачыклаган. Левитин элек транспорт министрлыгын җитәкләгән иде. Аның гаиләсе Мәскәү янындагы элит бистәдә коттеджлар һәм җирләр хуҗасы диелә. Довиль бистәсендә 25әр гектарлык ике җир кишәрлеге һәм андагы кыйммәтле йортлар Левитинның туганының кызы Александра Левитина һәм үзенең кызы Юлия Зверева исемендә икәне ачыкланган. Йорт урнашкан әлеге кишәрлекләрнең һәрберсе 534 миллионна алып 549 миллион сумга кадәр торырга мөмкин дип хисаплап чыгарган басма.

Левитинның кызы Протопоповский торак комплексында пентхауска да ия диелә. The Insider мәгълүматынча, бу фатир Президент эшләре идарәсе өчен махсус проект белән төзелгән булган.

Аннан алда "Важные истории" Левитинның гаиләсе 300 миллион доллардан да зуррак суммада активлар белән идарә итә дип язып чыккан иде.

  • Игорь Левитин дәүләт хезмәтендә 16 елдан артык булды. 2004-2012 елларда министр чагында ул берничә тапкыр хөкүмәт әгъзалары арасында иң байларның берсе буларак танылды. 2020 елда, декларациясе күрсәткәнчә, ул 43 миллион сум керем алган – бу президент идарәсендә эшләүче башка хезмәткәрләрнең рәсми күрсәткән керемнәреннән күбрәк.
  • Бертуганы Леонид Левитин 1999 елдан 2005 елга кадәр Магистраль ширкәтләр төркеменә якын булган транспорт оешмаларында акча эшләгән, аннары бу төркемнән "Магистраль контейнерные линии" ширкәте барлыка килгән. Бу ширкәт халыкара һәм Русия эчендә йөк ташу белән шөгыльләнгән, соңрак ул зур ширкәткә әверелә, Азия илләрендә вәкиллекләрен, үзенең флотын булдыра.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG