Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театры төзекләндерелгән вакытта спектакльләр "Сәйдәш" мәдәни үзәгендә куелачак


Камал театры бинасы
Камал театры бинасы

Әлегә төзекләндерү эшләренең кайчан башланачагы хәбәр ителми.

Казанда Камал театры реконструкциягә ябылганнан соң барлык спектакльләр "Сәйдәш" мәдәни үзәгендә булачак. Бу хакта Татарстан мәдәният министрлыгына сылтанып, "Татар-информ" хәбәр итә.

Бүгенге көндә Камал театрына репетицияләр өчен мәйданчык кирәк диелә.

Яңартылган театрда артистлар өчен гримеркаларны киңәйтү каралган, балалар студияләре булдыру һәм Кабан күленә чыга торган кафе ачу планлаштырыла. Аның кухнясы артистлар өчен дә, театрга килүчеләр өчен дә эшләячәк.

Моннан тыш, җитештерү цехында декорацияләрне монтажлау һәм аларны йөк лифтында сәхнәнең махсус кесәсенә күтәрү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Әлеге вакытта декорацияләрне аерым әзерлиләр һәм театрга Татарстан урамы ягыннан китерәләр. Алар машиналар йөрүгә һәм җәяүлеләр узуга комачаулый.

Театрны реконструкцияләү вакыты һәм этаплары әлегә билгеле түгел.

Камал театрын төзекләндерү турында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов былтыр Дәүләт шурасына юлламасында әйткән иде. Ул мәдәниятне сакларга һәм шул ук вакытта яңа алымнар кулланырга кирәклеген искәртте һәм мисал буларак Казан милли-мәдәни үзәге бинасында урнашкан милли китапханәне китерде.

Шул ук вакытта Камал театрын төзекләндерү, аңа янкорма төзү турында сүзләр 2016 елдан бирле бара.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG