Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан милли китапханәсе китаплар бирә башлый


Милли китапханәдә китаплар урнаштыру.
Милли китапханәдә китаплар урнаштыру.

Милли китапханә китаплар бирә башлау уңаеннан бу ялларда анда төрле чаралар уздырылачак, Нурбәк Батулла турында фильм күрсәтеләчәк.

20 марттан башлап Татарстанның Милли китапханәсеннән китапларны өйгә алып булачак. Моның өчен абонемент белән хезмәт күрсәтә торган, автоматик китап бирү системы белән җиһазланган универсаль залга килеп, укучы билеты алу кирәк. Татарстан президенты грантына дөнья нәшриятларыннан сатып алынган 40 000 китапның һәрберсен өйгә алу мөмкин диелә китапханә хәбәрендә.

Китапханәнең үзендә дә утырып укырга була. Моның өчен биредә заманча универсаль зал һәм ачык киштәләрдә 150 000 китап урнашкан классик зал бар. Биредә һәркем кирәкле басманы үзе эзләп табып укый ала.

Моннан тыш, җиде ай дәвамында китапханәнең алты китап саклагычында миллион ярымнан артык китап, вакытлы матбугат басмалары һәм башка документлар урнаштырылган. Уку залында, укучы билеты ярдәмендә аларга заказ биреп була.

Китаплар бирә башлау уңаеннан 20-21 март көннәрендә Милли китапханәдә төрле күргәзмәләр, лекцияләр, тел һәм әдәбият клублары узачак.

Төрле яшьтәге балалар өчен остаханәләр һәм уку клублары оештырылачак. Өлкәннәр өчен "Тарихи бранч" клубы һәм 100 еллык кулъязмаларны тотып карау мөмкинлеге булган көндәлекләр тәрҗемә итү лабораториясе узачак.

21 март — Бөтендөнья шигърият көнендә китапханәнең конференц-залында "Шигъри баттл: бүгенге урыс һәм татар шигъриятләре бәрелеше" үтәчәк.

Якшәмбе Милли китапханә бинасында урнашкан MOÑ театр мәйданчыгында режиссер Илшат Сәетовның биюче Нурбәк Батулла турында фильм күрсәтеләчәк.

"Казан" милли-мәдәни үзәге бинасын Милли китапханә өчен куллану турында карар 2018 елда чыкты. Бина янында уку залы, китап саклау урыннары төзеләчәк диелде.

Былтыр 5 августта Татарстан Милли китапханәсе мөдире алышынуы билгеле булды. 1992 елдан бирле Татарстанның Милли китапханәсендә төрле вазифаларда эшләп, 2015 елдан мөдир вазифасында булган Сөембикә Җиhаншинаны элек "ТНВ" генераль мөдиренең урынбасары булып эшләгән, берничә ай элек эшеннән киткән Мәдинә Тимерҗанова алмаштырды. Тимерҗанова бу вазифада үзенең урынбасары итеп Дөнья татар яшьләре форумының элекке рәисе Тәбрис Яруллинны алачагын белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG