Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Милли китапханәсендә мөдир алмашынды


Сөембикә Җиһаншина
Сөембикә Җиһаншина

Сөембикә Җиһаншинаның урынына Мәдинә Тимерҗанова билгеләнде. Шушы минутларда ул Милли китапханә коллективына тәкъдим ителде.

1992 елдан бирле Татарстанның Милли китапханәсендә төрле вазифаларда эшләп, 2015 елдан мөдир вазифасында булган Сөембикә Җиhаншина башка эшкә күчә. Аның урынын "ТНВ"ның генераль мөдирнең урынбасары булып эшләгән, берничә ай элек эшеннән киткән Мәдинә Тимерҗанова алмаштырачак.

Җиhаншина 1990 елда КФУнын Тарих һәм филология факультетын тәмамлаган. 1994-1995 нче елларда АКШның Иллинойс университетында "Китапханә һәм дигитал гыйлем" белгечлеге буенча белем алган. 2007 елдан бирле җитәкче урынбасары булган Җиһаншина озак еллар китапханәнең чит телләр бүлеген җитәкләгән. Нью-Йорк китапханәсендә тәҗрибә туплап кайткан, "Интернет үзәк" исемле интернет аша белем алу програмы координаторы булган. 2015 елда ул Татарстан Милли китапханәнең мөдире итеп билгеләнде.

Сөембикә Җиһаншина – Татарстанның халык шагыйре, озак еллар дәвамында Татарстанның Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе булган Разил Вәлиевның кызы. Ул 1986-2000 елларда үзе дә Милли китапханәне җитәкләгән иде.

Җиһаншина Татарстан мәдәният министры урынбасары булачак диелә. Ул бу вазифада аерым алганда китапханәләр өлкәсен күзәтү белән дә шөгыльләнәчәк.

Сөембикә Җиһаншина министр Ирада Әюпованың дүртенче урынбасары булачак. Беренче урынбасар Юлия Әдгамова, урынбасаралар Дамир Натфуллин һәм Ленар Хәкимҗанов вазифаларында калачак дип белдерелә.

Быел 30 августта Татарстанның Милли китапханәсе яңа бинага күченер дип көтелә. Ул элеккеге "Казан" милли-мәдәни үзәгендә урнашачак.

2018 елда “Казан” милли-мәдәни үзәге бинасын Милли китапханә өчен куллану турында карар чыкты. Бина янында уку залы, китап саклау урыннары төзеләчәк диелде.

Татар җәмәгатьчелеге "Казан" милли-мәдәни үзәктә урнашкан Милли мәдәният музеен саклап калуны сорап, Татарстан президентына хат юллады. Әмма аны саклап булмады. Музейны Бауман урамындагы 1780 елда төзелгән шәһәр магистраты бинасына күчерергә карар чыгарылды.

Матбугат язуынча, “Казан” милли-мәдәни үзәге бинасын гына түгел, исемен дә саклап кала алмады. Аңа яңа “Казан шәһәре музей комплексы” дигән исем бирелә.

XS
SM
MD
LG