Казандагы берничә мәктәп шартлаткыч куелуы турында аноним хәбәрләр алган. Аерым алганда 18, һәм 169 мәктәп, 7нче гимназия, һәм Иннополис лицеенда укучыларны эвакуацияләгәннәр. Моннан тыш, 175нче мәктәптәге фаҗигадән соң, андагы югары сыйныф укучыларын күчерү планлаштырылган 171нче мәктәпкә дә шартлаткыч турында хәбәр килгән дип яза "Бизнес Онлайн".
"Мәктәпләрнең һәрберсендә хәбәрләрне тикшерүче махсус хезмәтләр эшли. Барлык балалар һәм хезмәткәрләр тиз арада эвакуацияләнде ", дип язды Казан мэриясе телеграм каналы.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!