Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә мәгариф эшчәнлеген контрольгә алу канунына каршы чыгучылар тоткарланды


Мәскәү дәүләт университеты
Мәскәү дәүләт университеты

Акциядә катнашучылар МДУ янына җыелган иде.

Мәскәүдә полиция мәгариф-агарту эшчәнлеген яклап акциядә катнашучы унлап кешене тоткарлады. Алар Мәскәү дәүләт университеты баш бинасы баскычлары янына КПРФтан Русия Дәүләт думасында депутат булган Валерий Рашкин белән очрашуга килгән иде.

Sota Vision алып барган туры элемтә вакытында чарага 150ләп кеше килгәне күренде. Тоткарлаулар провокаторның депутаттан микрофонны тартып алуыннан соң башланды. Шулай ук шигарләр кычкыручылар һәм чарага байраклар һәм язулар белән килүчеләр тоткарланды. Чебурашка костюмындагы ихтимал провокатор да тоткарланды.

"МБХ медиа" хәбәр итүенчә, тоткарланучылар арасында Мәскәү думасы депутаты Павел Тарасов та бар.

16 мартта Русия думасы депутатлары хакимиятләр рөхсәтеннән башка мәгариф эшчәнлеге белән шөгыльләнүне тыючы канун өлгесен кабул итте.

Канун өлгесе мәктәп һәм университет програмнарыннан тыш белем бирү проектларына кагыла. Моңа төрле сайтлар, Youtube каналлар, подкастлар, һөнәри осталыкны арттыру курслары, семинарлар, хөкүмәтнеке булмаган оешмалар тренинглары һәм өстәмә белем бирү програмнары эләгә.

5 апрельдә канунны Русия президенты Владимир Путин имзалады.

Интернетта канунга каршы барган онлайн-петицияне 250 мең кеше имзалады. Шулай ук думадагы өч партия дә моңа каршы чыкты, әмма "Бердәм Русия" депутатлары саны аны кабул итү өчен җитәрлек булды.

Хәзер кертеләчәк чикләүләрне конкретлаштыру өчен канунга караган актлар турында фикер алышу бара.

Татарстанда 2019 елдан бирле "Ачык университет" проекты эшли. Ул Дөнья татар яшьләре форумының "Акыл фабрикасы" проектыннан үсеп чыкты. Анда тарих, заманча мәдәният темаларына курслар узды. Бу эш татар телле милли университет булдыруга таба бер адым буларак күрсәтелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG