Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Екатеринбурда баш консуллыгын япты


АКШның Екатеринбурдагы баш консуллыгы эшен билгесез вакытка кадәр туктатты.

17 май иртән АКШның Екатеринбурдагы баш консулы Эми Сторроу консуллыкның социаль челтәрләрендә хушлашу сүзе белән чыкты. Ул вазифасыннан китүен белдерде.

Хатында баш консул "бу матур төбәктә" күп шәһәрләрдә булуын яза. "Өйгә кайткач, американнарга бу төбәкнең иҗат һәм энергия тулып торган рухы турында сөйләячәкмен, американнар белән русияләр арасында уртаклык күплеген сөйләрмен. Аларны пилмән белән сыйлармын!" дип язган Сторроу.

Ул якын арада Екатеринбурда эш яңадан башлануына өметләнүен яза.
2020 ел ахырында АКШның Новосибирскида баш консуллыгын ябарга, Екатеринбурдагы баш консуллыкның эшен туктатып торырга ниятләве билгеле булган иде. Бу консуллыкта хезмәткәрләр җитмәве сәбәпле, оптимальләштерү максатыннан эшләнә диелде.

Апрельдә АКШ һәм Русия бер-берсенең унышар дипломатын илдән җибәрде. Шул исәптән АКШның Мәскәүдәге илчелеге сүзчесе Ребекка Росс та Русиядән җибәрелде. Мәскәү Америка илчелегенә чит ил кешеләрен эшкә алуны тыярга җыена дигән хәбәр дә булды, ләкин соңрак бу тыюны кичектерергә булдылар.
14 майда Русия хөкүмәте "дус булмаган илләр" исемлеге төзеде, аңа АКШ һәм Чехия керде.

Хәзерге вакытта АКШ визасы Мәскәүдәге илчелектә гына бирелә. Шул ук вакытта илчелек 12 майдан иммиграция белән бәйле булмаган визаларны карауны туктатты, бары дипломатик максат белән баручыларга гына визалар бирү дәвам итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG