Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хакимияте "дустанә булмаган" илләр исемлегенә АКШ белән Чехияне кертте


Исемлеккә кергән илләрнең дипломатик миссияләренә русияләрне эшкә алу чикләнә. 

Русия хакимияте рәсми порталда "Русиягә карата дустанә булмаган гамәлләр башкаручы" илләр исемлеген бастырды. Русия премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган документка әлегә ике ил – АКШ белән Чехия керде.

Апрель азагында Русия президенты Владимир Путин хөкүмәткә "дустанә булмаган илләр" исемлеген төзергә кушты. Исемлеккә кергән илләрнең дипломатик миссияләренә русияләрне эшкә алу тыелачак яки чикләнәчәк.

Хакимият карарыннан күренгәнчә, Чехиянең Русия илчелегенә русияләрдән 19 кешене эшкә алырга рөхсәт ителәчәк. АКШ илчелегенә исә эшкә русияләрдән беркемне дә алырга рөхсәт ителми.

  • 15 апрель көнне АКШ Русиягә карата яңа чикләүләр кертте. Чикләүләр арасында Вашингтоннан 10 Русия дипломатын җибәрү бар иде. Мәскәү моңа җавап итеп Русиядән 10 АКШ дипломатын җибәрде.
  • 17 апрель көнне Чехия, Русия махсус хезмәтләрен Врбетице авылы янындагы хәрби складларны шартлатуда гаепләп, Русиянең 18 дипломатын илдән чыгарып җибәрде. Русия моңа 20 Чехия дипломатын җибәрү белән җавап бирде.
  • Апрель азагында, Путинның Русиягә "дустанә булмаган илләр" турында боерык имзалуыннан соң, АКШ илчелеге русияләргә виза бирүне туктатуын игълан итте. Илчелек белдергәнчә, алар бу адымга хезмәткәрләренең санын киметергә мәҗбүр булулары аркасында барган.
  • 2016 ел ахырыннан бирле Русия һәм АКШ бер-берсенең дипломатик миссияләрен кыскарту таләпләре белән даими чыгып килде. 2017 ел башыннан русияләргә АКШ визалары Мәскәүдә генә бирелә башлады. Аңа кадәр АКШ консуллыклары Петербурда, Екатеринбурда һәм Владивостокта бар иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG