Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хөкүмәте шикәр бәяләрен авызлыклау чаралары әзерли


Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы интервенция фонды төзү турында уйлый. Бәяләр артып киткән очракта дәүләт әлеге фондтан шикәрне сатачак һәм шулай итеп артуны туктатып торачак, ә бәяләр төшкәндә - базардан шикәрне сатып алачак.

Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы шикәр базарында хәл тотрыклы дип саный һәм эчке базар өчен шикәр чөгендере җитештерү җитәрлек күләмдә булыр дип көтә. Шул ук вакытта министрлык шикәргә бәя арту ихтималын фаразлый һәм шикәр базарын көйләүнең яңа чараларын әзерли дип язды "Коммерсантъ".

Татлы ризык һәм спиртсыз эчемлекләр җитештерүчеләр белән 13 майда узган очрашуда авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лут быел шикәр чөгендере соңлап чәчелә һәм бәяләрне тотып тору турында килешүнең 1 июньгә тәмамлануын исәпкә алганда бу шикәрнең кыйбатлануына китерергә мөмкин дигән.

Бу уңайдан, аның сүзләренчә, авыл хуҗалыгы министрлыгы интервенция фонды төзү турында уйлый. Бәяләр артып киткән очракта дәүләт әлеге фондтан шикәрне сатачак һәм шулай итеп артуны туктатып торачак, ә бәяләр төшкәндә - базардан шикәрне сатып алачак. Мондый алым бөртеклеләр базарында 20 ел дәвамында эшләп килә. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы министрлыгы шикәрне өстәмә салымнарсыз импортлауга еллык квота расларга тәкъдим итә.

Әмма басма сораштырган әлеге өлкә вәкилләре чикләү чаралары, уңыш алу авырлыклары, базардагы дисбаланс 2022 елда шикәр бәяләрен нык күтәрүгә китерәчәк дип саный. Әлеге проблемны интервенция фонды төзеп кенә хәл итеп булмый диләр. Шуңа күрә бары тик импорт кына чынлыкта резерв булып тора әле, ләкин аның да бәясе арта дип белдерәләр.

  • Узган ел декабрьдә Русия хөкүмәте илдә шикәр һәм май бәясен авызлыклауга ярдәм итәргә тиешле карар кабул итте. Документ авыл хуҗалыгы министрлыгына, сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына һәм монополиягә каршы хезмәткә сәүдә челтәрләре һәм җитештерүчеләр белән махсус килешүләр төзергә мөмкинлек бирде. Март ахырында хөкүмәт әлеге тауарларга бәяләрне туңдырды. Шикәргә бәяләр турында килешүнең мөддәте 1 июньдә чыга.
  • Росстат мәгълүматынча, шикәр 2020 елда бәясе иң нык арткан ризык булган: аның бәясе 12 ай эчендә 65 процентка арткан.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG