Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә бәяләр нигә котырып үсә?


Русиядә бәяләрнең нык үсүе турында фермер, кибетчеләр, күчемсез милек сатучы һәм икътисад белгече белән сөйләштек.

Русия премьер-министры Михаил Мишустин 12 май чыгышында азык-төлеккә бәяләр артуны җитештерүчеләрнең һәм сатучыларның комсызлыгы белән аңлатты, хакимият аларның аппетитын авызлыклау чараларын белә, диде. Декабрь аенда Русия президенты Владимир Путин да азык-төлеккә бәя артуга бәйле рәвештә җитештерүчеләргә бармак янап, шикәр комы һәм сыек майга бәя арттыруны тыйган иде. Ул арада ризыкка, көнкүреш тауарларына гына түгел, тирә-яктагы бар әйбергә бәя арту дәвам итә.

Бәяләр арту шулкадәр кискен төсмер алды ки, хәтта рәсми чыганакларда да бу хакта язарга мәҗбүрләр. Мәсәлән, Росстат сайтындагы рәсми мәгълүматка караганда, апрель аенда кызыл чөгендер бәясе – 20,1 процентка, кишер – 9,6 процентка, кәбестә – 8,5 процентка, бәрәңге – 7,2 процентка, йомырка – 6,8 процентка, шикәр комы – 1,9 процентка, сыек май – 1,4 процентка, карабодай 2,8 процентка арткан. Бу бер ай эчендә булган күрсәткечләр.

Моннан тыш, теш пастасы – 1,1; кер сабыны – 1,7; шырпы – 1,9 процентка арткан. Суган, банан, майонез, сарык ите, борчак һәм башка бик күп продуктларга да бәя үсеше күренеп тора. Төзелеш материаллары бәясе дә бер ай эчендә 2,6-8,6 процентка күтәрелгән. Бензин бәясе ел башыннан бирле 3,2-3,8 процентка арткан.

Хезмәт күрсәтү өлкәсендә дә артулар сизелерлек. Мәсәлән, Русия кунакханәләрендә яшәү бәясе апрельдә генә 6,3-8,4 процентка үскән. Поездда йөрү бәясе вагонның классына карап – 5,4-8,3 процентка, Каско иминияте – 4,5 процентка арткан.

Татарстанстат мәгълүматы буенча, узган елның март аеннан быелның мартына кадәр азык-төлек бәясе 9,2 процентка күтәрелгән. Шул ук вакытта бәрәңге һәм кишер бәясе – 72,9 процент, шикәр комы бәясе 55,7 процент арткан. Ярмалар, сыек май, тавык йомыркасы, чөгендер, суган бәясе дә 20-40% күтәрелгән. Сәнәгать җитештерүчеләре дә тауарга бәяне 27 процентка арттырган.

Акча әйләнеше ягыннан караганда, Татарстан халкы азык-төлеккә акчаны киметкән, экономияли башлаган. Узган елгы март ае белән чагыштырганда быелгы мартта кешеләр ризыкка 2,3 процентка азрак акча тотканнар. Бәяләр артуны да исәпкә алсак, әйләнештәге тауар да кимегән дигән сүз. Көнкүреш тауарларына тотылган акча күләме дә 5,2 процентка кимегән. Бу күрсәткечләр Росстат биргән мәгълүмат белән дә азмы-күпме чагыша.

Русиянең үзәк статистика оешмасы хәбәр итүенчә, бу елның беренче чирегендә русияләрнең уртача реаль керемнәре (керемнәрнең мәҗбүри түләүләрдән соң калган өлеше)3,6 процентка кимегән. Узган елның соңгы чирегендә дә ул 0,9 процентка кимегән булган. Шушы ук оешма реаль пенсияләрнең кимүе турында да әйтте. Нәтиҗәдә, халык кара көнгә дип җыйган акчасын ашый башлаган: 2021 елның беренче чирегендә илдәге халыкның җыеп саклаган гомуми акчасы 604,3 миллиард сумга кимегән. Моны илдәге тауар әйләнешенә тотылган акчадан күреп була һәм Росстат шуңа таянып хисап нәтиҗәләрен китерә. Елның беренче өч аенда русияләрнең кереме 14,3 триллион сум тәшкил иткән, ә базардагы сатып алулар 14,904 триллион сумга җиткән. Бу инде халык кулындагы акчаның кимүе турында сөйли.

Frank RG аналитик ширкәте 2021 елның апрелендә кешеләргә кредитлар бирү моңарчы тарихта күрелмәгән дәрәҗәдә булган дигән нәтиҗә ясады. Бер ай эчендә 1,3 трлн сум кредит бирелгән. Бу кредитларның төп өлеше акчалата (47,3%) һәм ипотека (43,3%) буларак бирелгән. 7,5 процентын машина алу кредитлары, 1,9 процентын кибетләр аша бирелгән кредитлар тәшкил иткән.

Апас районы фермерлары Азат һәм Наилә Әхмәдиевләр азык-төлеккә бәяләр үсүне коронавирус сәбәпле чикләр ябылу һәм эшче көчләр җитмәве белән аңлата. Алар җәй көне Апаста үзләре яшел тәмләткечләр үстереп сатса, кышын шул ук продукцияне Үзбәкстаннан, Ираннан кайтарып сата. Казанда да ике сату урыннары бар.

Наилә Әхмәдиева
Наилә Әхмәдиева

— Узган елның мартыннан карасак, ел бик кыйбатлы булды. Коронавирус сәбәпле чикләр ябылды һәм безгә арзанлы эшче көчләр килә алмады, нәтиҗәдә без зуррак хезмәт хакы түләп үзебезнең кешеләрне ялладык. Өстәвенә, шул ук хәрәкәтне чикләү аркасында Мәскәү һәм Самар өлкәсендә яшел үлән үстерүчеләр дә килә алмады һәм базарда яшел продукциягә дефицит туды. Әлбәттә, бу яшелчәләргә һәм яшел тәмләткечләргә бәя артуга китерде. Коронавируска кадәр иң кыйбатлы яшел үләнне дә 60-80 сумга сатсак, коронавирус вакытында без аны 100 сумга саттык. Суган, бәрәңге бәясе арту да шул сәбәпле булды. Сарытау, Волгоград, Әстерхан, Дагыстанда суган, бәрәңге үстерүдә күбрәк читтән килгән кеше эшли иде. Кореялар, үзбәк, таҗиклар эшкә килә алмады. Кыскасы, бәя арту эшләүчеләр җитмәү аркасында булды. Чит илләрдә дә шушы ук хәл күзәтелде. Мәсәлән, украиннар Польшага, Италиягә барып фермерларда эшли, ә алар анда бара алмады. Шуның аркасында аларда да азык-төлеккә бәя үсте. Кышын без Үзбәкстан, Ираннан килгән продукцияне сатабыз. Узган кышта безгә сатуга килгән яшел тәмләткечләрнең бәясе дә моңарчы күрмәгән дәрәҗә кыйбат булды. Гомумән, соңгы елларда яшел үлән бәясе ике тапкыр артты. Халык зарлана, ә без нишлик? Склад тотасы, салымнар түлисе, эшчеләргә хезмәт хакы түлисе бар, - дип сөйләде Наилә Әхмәдиева.

Ул киләчәктә бәяләрнең тагын да үсәчәген фаразлый, чөнки соңгы вакыттагы башка бәяләрнең артуы продукция җитештерүгә бәйле чыгымнарны да арттырган.

Бүген 150 мең сумга хисап язып тоттыралар, иртәгә түлибез дигән көнне бәя инде 250 мең сум була

— Без теплица төзи башладык, көздән бәяләрне исәпләп субсидиягә документлар җыйдык. 500-600 мең сумга исәпләгән идек, ә алар 1 миллион сумлык булды. Металл бәясе көн саен арта. Бүген 150 мең сумга хисап язып тоттыралар, иртәгә түлибез дигән көнне бәя инде 250 мең сум була. Металл китерүчеләр дә нишләргә белми. Илдәге бөтен металл Кытайга һәм Европага китә, җитмәсә, хәзер сезон ягыннан да металл иң кирәкле вакыт. Поликарбонат белән хәл – бөтенләй адәм көлкесе! Безнең "Оргсинтез" бөтен Русиядә поликарбонат җитештерүче бердәнбер экспортер икән, менә шуның продукциясе көздән бирле 90 процентка диярлек арткан, ди Әхмәдиева.

Апас районының Карамасар авылында 2004 елдан бирле кибет тотучы Гөлнар Әхтәмова да бәяләр үсүе, "бурычлар дәфтәре"ндә авыл халкы бурычларының артуы турында сөйләде.

Бүген ул дәфтәрдә авыл халкының 200 мең сумга якын бурычы бар

— Безнең авылда ике кибет бар, берсе – безнеке. Бәяләр арта инде, сүз дә юк. Бигрәк тә казылык, печенье кебек продукциягә үсешне тоябыз. Авыл кешесенә акча сөт тапшырудан, мал үстереп ит сатудан, пенсионерлардан һәм җирле агрофирмада эшләүдән генә килә, ә сарыф итәр җирләре бик күп бит. Кибеттә бурычлар дәфтәре тотабыз инде. Бүген ул дәфтәрдә авыл халкының 200 мең сумга якын бурычы бар, аны җыеп алу бер дә җиңел эш түгел. Ләкин шул бурычлар дәфтәрен бетерсәң, кибетне ябып куярга да була. Авыл кешеләре дәфтәргә яздырып азык-төлек ала да, бераз акча керсә, китереп түли инде. Без аннары шуны тауар өчен илтеп бирәбез. Кайвакыт үзебез үк тауарны бурычка алып кайтабыз, чөнки кергән кадәр акчадан тауар алырлык акча җыелмаска мөмкин. Бөтен пенсиябез шул тауар алып кайтуга кереп китә. Өч ел элек икенче кибетебезне яптык. Дөресрәге, шунда эшләгән кибетчегә бирдек, хәзер анысын ул карый, - диде Гөлнур ханым.

Казанда "Пятерочка" кибетләренең берсендә эшләүче Алия (фамилиясен язмауны сорады) соңгы вакытта халыкның ташламалы продукцияне генә алырга тырышуы, шуңа кешеләрне җәлеп итү өчен ташламаларның арттырылуы турында сөйләде.

Тауарның кабы кечерәя, граммы әзәя, ә бәясе арта гына

— Башка "Пятерочка" кибетләрендә дә шулайдырмы, белмим, бәлки безнең районда гына шул хәлдер: халык ташламалы продукцияне генә алырга тырыша. Шуңа ташламаларны даими ясарга мәҗбүрбез, аларның һәркайсы реаль ташлама булмаска да мөмкин. Бәяләр күзгә күренеп үсте. Тауарның кабы кечерәя, граммы әзәя, ә бәясе арта гына. Пенсионерлар безнең кибеткә таныклык белән килә инде, аларга иртәнге сәгать 9дан көндезге 1гә кадәр 5 процент ташлама ясау каралган, күбрәк шул вакытта гына йөриләр. Кассага кергән акча күләме кимеде дип әйтә алмыйм. Кулдагы акча кимеде – әйе, күбрәк карта белән түлиләр. Кибеттә урлау очраклары да артуын тоябыз, шушы бер елда хәтта берничә кешене полициягә тапшырдык, - дип сөйләде Алия.

Узган елның декабрендә Русия хөкүмәте шикәр комы белән сыек майга бәяләрне контрольгә алуы турында хәбәр иткән иде. Хөкүмәт җитештерүчеләр белән ритейлларга продукциянең бәясен арттырмаска дигән әмер бирде, бәя артса, һәр очрак аерым тикшереләчәк дип куркытып та куйдылар. Нәтиҗәдә, кибетләрдә шикәр комы белән сыек майга дефицит туды. Җитештерүчеләр продукцияне арзанрак бәядән бирергә теләмәде, ритейллар да үз кесәсеннән бәя төшерә алмады.

Мамадыш районыннан исемен күрсәтмәүне үтенгән бер фермер Путинның шикәр һәм сыек май турындагы фәрманы фермерларга да зур йогынты ясавын сөйләде. Ул соңгы 3-4 ай эчендә металлга, техниканы төзәтү өчен кирәкле алмаш кисәкләргә бәянең – 30 процентка, ягулык бәяләре дә узган ел белән чагыштырганда кимендә 10 процентка артуын әйтте.

Көнозын басуда ягулык яндырып йөрүнең файдасы да калмады

— Декабрь аенда Путин бәяләрне төшерергә кирәк дип телевизордан чыгыш ясагач, дәүләт бездән ашлык сатып алу бәясен декабрьдә үк һәр килосына 1-1,5 сумга төшереп куйды. Шикәр, көнбагыш мае бәясе төшәчәк дигән иде, безнең кебек җитештерүчеләрдән чимал сатып алуның, шул ук көнбагышның бәясен төшереп куйдылар да, кибеттә бернинди бәя төшү дә булмады. Азык-төлек чылбырының башында без торабыз һәм, нәтиҗәдә, зыянны без күрәбез. Көнозын басуда ягулык яндырып йөрүнең файдасы да калмады. Өстәвенә, пошлиналар белән бәйле рәвештә, бу көздә тагын бәяләр төшәргә мөмкин. Шәхсән мин бернинди субсидия алмыйм, ягулык, тимер бәясе үсә, алмаш кисәкләргә бәя кимендә 30 процентка артты, мин хәзер алга таба ничек эшләргә тиеш? - ди фермер.

Соңгы айларда торак базарында да бәяләр кискен сикерде. "Флэт" ширкәте риэлторы Ләйсән Исхакова әйтүенчә, соңгы ярты елда фатир бәяләре кимендә 30-40 процентка үскән.

Ләйсән Исхакова
Ләйсән Исхакова

— Әле август-сентябрьдә яңа йортлардагы фатирның бер дүрткел метрын 90-100 мең сумнан алып була иде. Инде хәзер яңа фатирларның бер дүрткел метры 120-170 мең сум тора. Икенчел торак белән дә шундый ук үсеш күзәтелә. Әле августта андый фатирның бер дүрткел метры 80-90 мең сум торса, бүген ул 100-120 мең сумга төшә. Элек Казанның Яңа Савин районында бер бүлмәле фатирны 3 миллион 100 мең сумга алып булса, ә хәзер иң арзаны да 3 миллион 800 мең сум тора, - дип сөйләде Ләйсән.

Ул моның сәбәбен яңа йортлардагы фатирларга субсидияле түбән процентлы ипотека кертелү белән аңлатты.

Фатирлар көндезге 4тә сатыла башлады һәм 15 минут эчендә барлык фатирлар сатылып бетте

— Торак фондындагы бәяләр үсешен яңа йорттагы фатирларга субсидияле ипотека кертелү белән аңлатырга мөмкин. Яңа фатирларга 4,5-5,5 процентлы ипотека алу мөмкинлеге кертелде бит. Шуңа кешеләр кемнеңдер кулыннан иске фатир алганчы, аңа 8,5 процентлы ипотека түләгәнче, яңа йорттан, әмма түбән процентлы ипотека белән алуны кулайрак күрә башлады. Нәтиҗәдә, яңа фатирларга ихтыяҗ артты. Моңарчы сатылмый яткан фатирлар да тиз сатылып бетте. Төзелеш ширкәтләре бәяләрне арттыра торды, әмма алучы кимемәде. Күптән түгел Биектау ягында бер торак комплексы сатылды. Фатирлар көндезге 4тә сатыла башлады һәм 15 минут эчендә барлык фатирлар сатылып бетте. Менә шундый ажиотажлар базарда бөтен төр фатирның бәясе артуга китерде, - диде Ләйсән Исхакова.

Аның әйтүенчә, бәяләр инде төшмәячәк. Элек төзелеш ширкәтләре субсидияле ипотекадан файдаланып бәя арттырган булса, киләчәктәге үсешкә төзелеш материаллары артуы йогынты ясаячак.

— Без җыелышларда бу хакта еш фикер алышабыз, тик беркемдә дә бәя төшәр дигән өмет юк. Төзелеш ширкәтләрен антимонополия кагыйдәләре үтәләме дип тикшергән булалар билгеле, әмма алар хәзер төзелеш материалларының кыйбатлануына төртеп күрсәтә ала. Цемент кына да соңгы айларда ике тапкыр диярлек күтәрелде, металл бәяләре бик каты артты. Шуңа фатирларга бәя арзанрак булмаячак инде, - диде Исхакова.

Икътисади фәннәр докторы, профессор Фәрит Мөхәммәтгалиев Азатлык белән әңгәмәдә белдергәнчә, бәяләр арттыру өчен бернинди нигез юк һәм болар бар да дәүләтнең икътисади планы булмау аркасында килеп чыга.

— Фәрит әфәнде, икътисадчы буларак әйтегез әле, ни сәбәпле соңгы айларда бар әйбергә бәяләр үсә?

Җитештерүчеләр, эре сатучылар үзара сөйләшеп, бәя арттырып, үзлегеннән базарны контрольгә алды

— Мишустин Русия думасында чыгыш ясап, бәяләр үсүнең сәбәбен комсызлык дип атады бит инде. Русиядә тарифлар комитеты дигән нәрсә бар, минемчә, нәкъ менә алар бу бәяләрне бераз контрольдә тотарга тиеш. Бәя арттыру өчен икътисади нигез бармы-юкмы икәнен дә алар әйтергә тиеш. Бөтен нәрсәнең башында энергия чыганакларына бәя арту тора. Электрга бәя арта икән, газга, бензинга да бәяләр арта. Ә электрга бәя артуның нигезе нәрсәдә? Нигез юк. Бездә бит нефтькә бәя төшсә дә, артса да, бензин бәясе барыбер арта. Димәк, ул артулар да нигезсез. Хәзер, имеш, бәя артуга ковид йогынты ясады, диләр. Ковид бит ул кадәр бәя арттырырлык нигез бирмәде. Менә фатир бәясе артуга нинди нигез була ала? Цемент, кирпеч, металл үзебездә, алар читтән сатып алынмый. Хезмәт хаклары да күтәрелмәде. Төзелештә хезмәт хакы өлеше барыбер 30 проценттан артмый, авыл хуҗалыгы продукциясе бәясендә хезмәт хакы өлеше 20-25 процент чамасы. Мин монда янә бәя арттыру нигезен күрмим. Шуңа җитештерүчеләр, эре сатучылар үзара сөйләшеп, бәя арттырып, үзлегеннән базарны контрольгә алды дип саныйм.

— Алар дөнья базарындагы бәяләр артыннан куа, җитештерүчеләргә дә монда тауарны арзан бәягә сатканчы, читкә чыгарып сату файдалырак, диләр.

— Чынлыкта, чит илдә бәяләр әллә ни артмый, арткан дип сөйлиләр генә. Бездәге кебек бәя белән уйнаучы юк анда. Икенчедән, җитештерүчеләр беренче чиратта ил эчендәге ихтыяҗлар турында уйларга тиеш. Чит илгә чыгару өчен тауарның билгеле бер квотасы бардыр дип ышанам, дәүләт күпме продукциянең читкә чыгуын контрольдә тотадыр дип уйлыйм.

— Киләчәктә болай дәвам итсә, базардагы хәлләр ничек үзгәрәчәк дип уйлыйсыз?

— Бәя арту халык өстенә төшә. Белмим, ул халык тагын күпмегә түзәр. Бездә икътисад үз тормышы белән яши бит, кулга тотып, тәртипкә салырга дигән сәясәт юк. Бәяләрне дәүләт үз кулына алып, тарифлар комитеты үз эшен активлаштырмаса, бу киләчәктә кискен социаль киеренкелеккә дә китерергә мөмкин. Бәяләр гел болай арта алмый. Суның кайнавы 50 градуста башлана диләр бит, шуның кебек халыкның түземлеге дә чиксез түгел. Ул җыела-җыела да, дәүләт бәяләрне җайга салмаса, аны халык үзе белгәнчә җайларга мәҗбүр булачак.

— Бәяләрне җайга салу өчен дәүләт тарафыннан ниндидер эшләр башкарыламы? Сез бу эшләрне күрәсезме?

Ниндидер планлаштырылган, уйланылган икътисади сәясәт алып барылмый

— Иң беренче чиратта дәүләт тарифларны көйләргә тиеш. Электр, газ, бензин бәясен арттыралар да, шуннан күтәрелә башлый бәяләр. Дәүләт бәяләрне үз кулында тотарга тиеш, бу бит социаль сәясәтнең бер өлеше. Ә бездә базар үзен-үзе көйли диләр дә, бернинди фаразлау, планлаштыру юк. Ничек килеп чыга, шулай килеп чыксын да, аннары алга таба карарбыз, дигән сәясәт белән яшибез бит. Ә чит илләр безнең элекке фаразлау, планлаштыру тәртипләрен үзләренә яраклаштырдылар да, акрын гына шуның белән яшиләр һәм үсәләр. Чит илдә фермерларга ел башында Европа берлегеннән квота бирелә. Син фәлән кадәр ит үстереп тапшырасың, ә син фәлән кадәр сөт тапшырырга тиеш. Дәүләт бу продукцияне синнән ел дәвамында фәлән бәядән сатып алачак, дигән килешү төзелә. Фермер шуңа карап үзенең чыгымнарын да планлаштыра ала. Син шушы квотадан арткан сөтне башка кешегә сатасыңмы, әллә үзең кулланасыңмы – ансы синең эш, әмма дәүләт белән ел башында төзелгән килешүне үтәргә тиеш буласың. Бу ышаныч һәм стабильлек өсти. Ә бездә мескен фермер яз көне чәчә, ә көз көне нинди бәя белән сатасын белми әле ул. Бер елны бодай күп чәчелгән, бер елны арпа артык киткән... Өченче елны, хәтерлисезме, шикәр чөгендере артык күп булып, шуның аркасында шикәргә бәя төшеп, Норлат шикәр заводын банкрот иттеләр дә таратып бетерделәр. Менә шундый хәл булмасын өчен, илдә икътисади план булырга һәм дәүләт җитештерүчеләргә үзенең киңәшләрен биреп базарны көйләргә тиеш. Кем ничек эшли ала, кем ничек булдыра ала, шулай эшләсен, дип яшәү – яшәү түгел. Без әле дә кыргый капитализмда яшибез һәм шуннан берничек чыга алмыйбыз. Ниндидер планлаштырылган, уйланылган икътисади сәясәт алып барылмый, - диде Фәрит Мөхәммәтгалиев.

Сүз уңаеннан, апрель азагында Русия Хисап пулаты Кече һәм урта эшмәкәрләргә ярдәм корпорациясен тикшергәннән соң, аның илдәге бары тик 1 процент кече һәм урта эшмәкәргә генә ярдәм итүен һәм оешманың берничә еллык үсеш планы булмау аркасында бөтенләй диярлек файдасыз булуын белдерде.

Шул ук апрель аенда Русия Икътисади үсеш министрлыгы 2021 елда русиялеләрнең реаль кереме 3 процентка артачак, 2022 елда тагын 2,4 процентка үсәячәк дип ышандырды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (5)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG