Accessibility links

Кайнар хәбәр

Патентлы агроном: "Хакимиятнең синең эшеңне күрмәве күңелгә тия"


Нәсыйх Гыймадиев: "Агрономның төп эше кышын эшләнә"
Нәсыйх Гыймадиев: "Агрономның төп эше кышын эшләнә"

Балтач районы Алан авылында яшәүче гади агроном Нәсыйх Гыймадиев берничә ачыш ясаган. Шулар өчен Русиянең интеллектуаль милек федераль хезмәтеннән ике патент алган, өченчесенә документларын җибәргән. Гомер буе колхозда эшләсә, ачышлар ясаса да, аның бернинди фәнни дәрәҗәсе, исемнәре, медаль-орденнары, хәтта хезмәт ветераны таныклыгы да юк. Аның каравы, кулында ике ачыш турында таныклык, балалары ярдәмендә салып чыккан лабораториясе һәм тәҗрибә-ачышлары турында китабының кулъязмасы бар. Хәзер ул шул китапны бастыру өчен акча туплый. Азатлык Нәсыйх Гыймадиев белән аның тормышы һәм ачышлары турында сөйләште.

Нәсыйх әфәнде, бу тәҗрибәләр ясау, ачышлар нәрсәдән башланды?

— Агроном белгечлеге алып кайтып, 1982 елда үзебезнең Алан колхозына урнашкач, гел китапча гына эшләп уңышны арттырасым килде, шуңа бар көчемне куйдым. Төрле басуларны төрлечә сынап карадым: фәндә бертөрле язылган, ә тормышта бөтенләй башкача килеп чыга – шуны күрдем дә, 1992 елдан үзем тәҗрибәләр үткәрергә тотындым. 2002 елда тәҗрибәмне басуларга күчердем, ашлама кертү, орлык чәчү буенча дөрес булмаган урыннарны җитәкчелеккә әйтә башладым һәм... мине эштән кудылар.

Җитәкчелеккә ярый белмәдем, шул гына

Шуннан соң төрле урыннарга барып эшкә урнашып карадым. 2009 елга кадәр үзебезнең районның Янгул авылында "Яңа тормыш" ширкәтендә эшләдем – аннан да кудылар. Минем тәҗрибәдән соң чәчкән басуларда 20шәр центнер аерма белән өстәмә уңыш чыга иде. Җитәкчелеккә ярый белмәдем, шул гына. Мин барыбер өйдәге бөтен өстәл-шкафларны балчык һәм үсемлекләр белән тутырып тәҗрибәләр уздыруымны дәвам иттем. Иң зур тәҗрибә уңышым Киров өлкәсендә булды: бер басуда, бер капчык орлыктан 38 центнер уңыш алдык. Аннары Кукмара районының "Урал" хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов белән эшли башладым. Ул миңа ышанып кырларны чәчте, үзе дә тәҗрибәләрне күзәтеп, тикшереп торды. Ул уңышның аермасын күрде. Хәзер дә бергә эшлибез, беренче патент икебезнең исемгә уртак алынды, чөнки аның басуларын тәҗрибә кыры итеп файдаланмасак, ул бәлки булмас та иде.

Алан авылы
Алан авылы

Патентларыгыз турында сөйләгез әле, алар нинди ачыш өчен бирелде?

Орлык микроблары белән туфрак микроблары үзара ярашса – уңыш яхшы була

—2015 елда "Туфракның әзерлеген бәяләүнең яңа ысулын ачу" өчен патент алдык. Икенчесе узган елның гыйнварында гына килеп җитте: "Чәчү өчен бөртекле һәм борчаклы культураларны сайлауның яңа ысулын ачу" патенты. Кыскача әйткәндә, туфракта берничә төрле микроб яши һәм шуны микрофлора дип атыйлар. Минем тәҗрибәдән ачыкланганча, һәр орлыкның да үз микрофлорасы бар. Орлык туфракка килеп эләккәч, йокымсыраган микроблар уянып, үз тирәлеген үзгәртергә тотына, ягъни орлык туфракны үзгәртә башлый. Орлык микроблары белән туфрак микроблары үзара ярашса – уңыш яхшы була. Бу безнең кан төркеме кебек. Кешенең канын тикшермичә, аңа теләсә нинди кан салмыйбыз бит. Монда да нәкъ шул принцип: туфракны, орлыкны тикшерми генә чәчәргә ярамый. "Наугад" ашлама кертеп, шулай ук "наугад" орлык чәчү – лотереяга тиң күренеш һәм күп очракта бу лотерея отышсыз була. Өстәвенә, санамый-нитми туфракка кертелгән артык ашлама уңышны гына киметеп калмый, ә ризык белән безнең организмга керә, матдәләр алмашын боза һәм шикәр авыруы, симерүләр шуннан чыга.

Өйдә тәҗрибәләр уздырып, бу микрофлораларны ничек өйрәндегез? Аның өчен лабораторияләр кирәктер бит?

Патент алгач, үз көчем белән лабораторияне дә салып чыктым

— Үз тәҗрибәләремнән, орлыкның да туфракны үзгәртүен аңлагач, Казанның гына түгел, Мари иле, Удмуртия республикалары, Киров өлкәсенең авыл хуҗалыгы укытучы барлык уку йортларын йөреп чыктым. Бу хакта бер генә профессорның да белмәвен, фәндә мондый әйбернең юклыгын ачыклагач, туфракның һәм орлыкларның микрофлорасын тикшертергә анализга бирдем. Бу да ансат кына булмады. Ижауда бу анализ өчен 250 мең сум сорадылар, Пермьдә – 600 мең... Мин гади авыл кешесе аның кадәр акчаны каян алыйм? Казандагы бер уку йортының читтән килгән аспиранты белән сөйләшеп, аңа авылдан итен, сөтен, бәрәңгесен китереп торырга вәгъдә итеп, туфрак анализын ясап бирүен сорадым. Орлыкның микрофлорасын башка җирдә эшләттем, шулай итеп тәҗрибәләрем расланды. Патент алгач, үз көчем белән лабораторияне дә салып чыктым.

Ике катлы лаборатория
Ике катлы лаборатория

Нәсыйх әфәнде, ә өченче патент нәрсә турында?

Туфракта микроэлемент җитә икән, тамыр кечкенә, ә сабак зур була

— Өченче патент туфракның арыганлык дәрәҗәсен билгеләүгә багышланган, әле аның документларын тапшырдык кына. Үләннең тамыры никадәр зуррак булса, үсемлек тә шулкадәр көчле диләр. Бу дөрес түгел. Үсемлек тамыры никадәр зуррак булса, ул шулкадәр көчен тамыр үстерүгә, туфрактан микроэлементлар эзләүгә сарыф итә, димәк туфрак ярлы дигән сүз. Әгәр туфракта микроэлемент җитә икән, тамыр кечкенә, ә сабак зур була.

Нәсыйх әфәнде, патентлар алгач, үз көчегез белән лаборатория дә салып чыккансыз. Сез бу үтенеч белән районга яки Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгына барып карамадыгызмы?

— Карадым. Ачышны патентлаштырдым да, лаборатория сорап, ул вакыттагы министр Марат Әхмәтов янына бардым. Исәпләүләрем буенча, лаборатория өчен миллион ярым сум акча кирәк иде. Министр миңа авылдагы бер бинаны лаборатория итеп ясарга тәкъдим итте. Ул бинаны алсам, үземне җүләр итеп кенә калдырачак идем. Беренчедән, бина инде күптәнге, мәйданы кечкенә, билгеле бер проект буенча салынган һәм ул тәҗрибәләр уздыра торган лабораториягә туры килми. Аның мин яшәгән җирдән ерак булмавы да мөһим иде, чөнки үсемлекләр артыннан тәүлек дәвамында күзәтеп тору кирәк булды.

Бүген минем рәхәтләнеп эшләрлек ике катлы лабораториям бар

Шуңа күрә аларның тәкъдименнән баш тартып, үз акчама, үз хуҗалыгымда салудан башка чарам калмады. Ул чакта кесәмдә 50 мең сум гына акча бар иде, тәҗрибәләрем белән үзем булышкан хуҗалыклардан ярдәм сорадым. Кем төзелеш материаллары, кем приборлар белән ярдәм итте. Бүген минем рәхәтләнеп эшләрлек ике катлы лабораториям бар: идәне җылытыла, бар яклап вентиляция көйләнгән, температура даими 22 градуста тора, дымлылык һәм башка ваклыклар исәпкә алынган. Әйе, авыр булды, әмма бүген мондагы һәр пробирка, һәр техник прибор – колхозлар белән хезмәттәшлегем, хезмәтем нәтиҗәсе. Мин аларның һәрберсен эшләп алдым!

Нәсыйх Гыймадиев лабораториясендә
Нәсыйх Гыймадиев лабораториясендә
Авыл хуҗалыгының киләчәге менә шушы ачышларга турыдан-туры бәйле

Хәзер менә китап чыгару артыннан йөрим. Әле март башында Балтачка Татарстан президентының ватандашларны кабул итү идарәсе җитәкчесе Роза Килькеева килгән иде, китабымның кулъязмасын күтәреп, аңа да бардым. "Җыйган 100 мең сум акчам бар, тагын 200 мең сум булса, шушы китапны 500 данә итеп бастырыр идем. Ул республиканың авыл хуҗалыгы өчен кирәк, мин ул белемнәрне үзем белән алып китә алмыйм", дип аңлаттым. "Авыл хуҗалыгы министрына язармын", диде. Район хакимиятенә дә китап турында әйткән идем, "бюджетта аңа акча каралмаган", дип җавап бирделәр. Аларның бөтен әйбергә җавабы бер: бюджетта акча юк! Минем өчен ул акча беркайчан да булмады. Хакимияттә өмет юклыгын аңлыйм инде, ул китапны бурычка акча табып булса да бастырачакмын, чөнки авыл хуҗалыгының киләчәге менә шушы ачышларга турыдан-туры бәйле һәм кайчан да булса алар моны аңлаячак.

Нәсыйх әфәнде, бу лабораторияне, тәҗрибәләрне бүген сез алып барасыз, ә сездән соң бу эшне кем эшләячәк?

Улларым Себергә китеп эшли, шуңа бу эшне энем Нәфыйкка тапшырдым

— Берничә ел элек шикәр белән хастаханәгә эләккәч мин бу хакта җитди уйландым. Үз яныма "Татарский" агрохимия үзәге рәисе Әнәс Локмановны чакырып, тәҗрибәләрем турында аңа сөйләдем. Улларым Себергә китеп эшли, алар аны дәвам итә алмый. Шуңа бу эшне энем Нәфыйкка тапшырдым. Ул эшмәкәр булып рәсми теркәлде һәм хәзер, агрофирмалар белән килешү төзеп, кайсы басуга нинди орлык чәчәсен туфракта тәҗрибә уздырып тикшерә. Моның өчен, бер басудан алган туфракка берничә төрле орлык чәчеп карыйбыз, кайсы орлыкның тишелеше яхшырак һәм яшел массасы күбрәк чыга – шуны чәчәргә, дигән тәкъдим кертәбез, тикшерү нәтиҗәләрен хуҗалыкларга тапшырабыз. Шуңа өстәп, бу басуга нинди ашламаны нинди күләмдә чәчәргә кирәклеген дә әйтәбез. Бу уңышны да арттыра, ашламага да экономия ясый.

Тәҗрибә мәйданы
Тәҗрибә мәйданы

Мамадыштагы бер фермер элита орлык дип, биш бәядән орлык сатып алды һәм чәчеп тишелгәч кенә аның гади арпа булуы ачыкланды. Ул мәхкәмәләрдә йөрергә мәҗбүр булды. Сезнең тәҗрибәләр белән орлыкны сатып алганчы ук тикшереп буламы?

— Орлыкны алдан бирсәләр, була, әмма аны кем алай алдан бирер икән. Мин быел "Тәфкич" дигән сортлы арпаны тикшердем. Алты кырлы арпа, ишеп уңыш бирә, дип, бик мактадылар, яшереп кенә йөрттеләр инде. Шуны берничә уч кына алып кайтып, кызык өчен тәҗрибәләр уздырдым: беренче өч елда яхшы уңыш биргән, әмма сортның көче беткән, хәзер чәчсәң ул уңыш бирмәячәк. Кемнәрдер шуннан зур уңыш алырга ниятләп чәчәчәк инде быел.

Бүген сезнең ачышны ничек файдаланып, республикага ярдәм итеп була?

Бу туфракны артык ашламыйча, чиста экологик продукция алуга һәм кешеләрнең дә сәламәтрәк булуына китерәчәк

— Бер районны гына булса да тәҗрибә мәйданы итеп, агрономнарны җыеп, аларга шушы эш принцибын аңлатырга иде. Агрономнар басуларның туфрагын алып, шушы методик нигездә үзләре тәҗрибә үткәрсә, шуның буенча басуын чәчсә, көз көне аерма күзгә күренәчәк. Моңа министрның бер командасы гына кирәк. Хәзерге агрономнар да лаборатория белән эшлибез дияргә мөмкин, ләкин орлыкның продуктивлыгы дигән әйбер аларда юк, ә бу иң зур күрсәткеч. "Җәй көне укытучы, кыш көне агроном булсаң иде", дигән сүз бар, әмма агрономның иң төп эше кыш көне эшләнә. Менә Балтач районының Тимирязев, Борнак, Татарстан хуҗалыклары, Арчаның "Венетта" оешмасы һәм башкалар гыйнвар аенда ук безгә килеп, кайсы басуга нинди ашлама кирәген, анда нәрсә чәчәсен язып алып киттеләр. Бездәге кебек лабораторияне һәр районда булдырырга, шушы эшне бөтен республикага, соңыннан Русиягә, хәтта бөтен дөньяга җәелдерергә мөмкин. Бу туфракны артык ашламыйча, чиста экологик продукция алуга һәм кешеләрнең дә сәламәтрәк булуына китерәчәк.

Лаборатория киштәләре
Лаборатория киштәләре

Нәсыйх әфәнде, шушы ачышларны башкаруда, гомумән, эшегездә иң авыры нәрсә булды?

Үз республикаң хакимиятендә сине күрмәүләре, ярдәм сорап барганда да битараф калулары күңелгә тия

— Үземнең авылда, ике дистә ел эшләгән җирлектә алга таба да эшләргә бирмәүләре, аннан китәргә туры килүе авыр булды. Һәр басуның туфрагы холкын белә идем бит. Икенчедән, ачышлар ясап, аларны яклап патент алганнан соң да үз республикаң хакимиятендә сине күрмәүләре, ярдәм сорап барганда да битараф калулары күңелгә тия. Бу тәҗрибәләрдән күренгәнчә, һәр йөз гектардан уртача 500 мең сумлык өстәмә табыш алып була һәм бу аерым хуҗалыклардан башка беркемгә дә кирәк түгел. Тагын бер күңелгә кагылырга тиешле әйбер: гомеремне шушы җир эшенә багышлап, минем Хезмәт ветераны таныклыгы да юк. Шикәр авыруы белән хастаханәгә эләккәч кенә белдем, дәваланганда аның белән ниндидер ташламалар алырга мөмкин икән.

Киләчәктә нишләргә уйлыйсыз?

— Җиләк үстерү турында аерым китап язарга телим. Сентябрь аенда күпләп җиләк үстерә торган бер оешманың җирен тикшереп кайттым. Җиләк сатып алганнар, әмма ул никтер үсеп китә алмаган. Шундагы туфракны алып, үземдә тәҗрибәләр үткәрдем. Алар кулланган җиде төрле ашламаның тәэсирен карадым. Ул сорт җиләккә бары бер генә ашлама килешә, ә теге ашламалар белән алар үзләре үк җирне зарарлаган булып чыкты. Җиләк үзенчәлекле һәм зуррак игътибар сорый торган культура, хәзер шул юнәлештә эшлим.

Җиләк үсентеләре
Җиләк үсентеләре

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG