Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурның фермерлык хәрәкәтенә 20 ел


Эшкуар Мөхтәр Хәсәнов (с) һәм Хөсәен Хәсәнов
Эшкуар Мөхтәр Хәсәнов (с) һәм Хөсәен Хәсәнов

Оренбур өлкәсенең фермерлык хәрәкәте оешканга 20 ел тулды. Бу вакыйгага багышланган фермерлар җыенында Беляевка районының Алабайтал исемле татар авылында яшәүче “Хәсәнов крестьян хуҗалыгы” рәисе Хөсәен Хәсәнов та катнашты.

Статистикага караганда зур төбәкнең барлык бөртек чәчү җирләренең 27% крестьян-фермерлык хуҗалыкларына туры килә. 170 тонна бөртекне алар урып җыя, шул ук бәрәңгенең 98% фермерлык хуҗалыклары үстерә.

Бу хуҗалыклар җилкәсендә Оренбур өлкәсенең агросәнәгать комплексы тора. Төбәктә уңышлы фермер хуҗалыкларының үрнәкләре җитәрлек.

Бәйрәм тантанасында “Иң яхшы фермер” номинациясендә бүләкләнүчеләр арасында Алабайтал авылының “Хәсәнов крестьян хуҗалыгы” рәисе Хөсәен Хәсәнов та бар иде. Ул яшелчә белән Оренбур төбәгенең күп районнарын тәэмин итә, бөртекләр үстерә:

“Орлыклар үзебезнеке. Без орлыклар үстерү эше белән дә шөгыльләнәбез. Бер өлешен саттык, үзебезгә дә калдырдык.Быел бөртекләрне күбрәк чәчәргә уйлыйбыз”, диде ул.

Өлкәнең иң яхшы фермеры җирләрендә 20 төрле яшелчә өлгерә.

Авыл уртасында Алабайтал елгасы ага
Колхозда агроном булып эшләүче Хөсәен Хәсәнов ун ел элек арендага җир ала. Яшелчәләр бригадасы белән шул җирдә кыяр, помидор, суган, кишер, чөгендер, баклажан, кавын, карбыз үстерә башлый.

Бу вакыйга Алабайтал авылында да үзгәрешләр китереп чыгара. Колхоз таралгач килеп туган эшсезлек проблемасын Алабайтал, гомумән, сизми дә калган бугай. Аларның бөтен борчу-мәшәкатьләрен авылдашлары Хөсәен үз өстенә алган.

Соңгы елларда авыл халкы бәрәңге утырту-алуның да нәрсә икәнен оныткан. Орлыкны җиргә иртә утыртсаң, уңышын да иртә аласың.Моның өчен җиде ел элек, яшелчә үстерүне тизләтер өчен, теплица төзегәннәр.

“10 марттан эш башланды, инде хәзер сирәкләтеп йөрибез.Аннан суык рассадникларга утыртып, соңыннан кырга чыгарып утыртабыз”, ди Хөсәен Хәсәнов.

Әлбәттә, мондый зур эштә ярдәмчесез булмый.“Мондый эшләрне башкарырга туры килгәне булмады. Абый сорагач, эшләдек инде”, диде теплица төзүче эшкуар Мөхтәр Хәсәнов.

Ашламалар кыйммәт булу сәбәпле, бу проблемнан чыгу юлын да тапканнар. Терлек астыннан чыккан тиресне Алабайтал халкы көн саен махсус урынга китерә – аның күләменә карап көзен халыкка яшелчә белән түләячәкләр. Ә крестьян хуҗалыгы башлангычы чорындагы беренче техника инде ачык һава астында, аларның урыннарын чит ил машиналары алган.

“Хәсәнов крестьян хуҗалыгы” рәисе Хөсәен Хәсәнов:

“Трактор – Америкадан. Менә монысы бәрәңге утырткыч, ул Германиядә ясалган. Әнә теге баштагы комбайн – ул да Германиядән кайтартылган. Шулай итеп, әкренләп җыябыз. Су сибәргә Италиядән җайланмалар алдык, куеп карыйбыз инде”.

Фермерлык хәрәкәте барлыкка килгәндә, эшне башларга теләк белдерүчеләрнең саны күп була. Берәүләре булдыра алмый – төшеп кала. Фермерларның исәбе ике тапкыр кимеп, инде хәзер “Хәсәнов крестьян хуҗалыгы” рәисе Хөсәен Хәсәнов кебек, эшли торганнары гына калган.

Алабайтал авылына 1752 елны Казан татарлары нигез салган. Ул Оренбурдан 112 чакрым тирәсе ераклыкта, Җаек елгасы буенда урнашкан.

Риваятьләргә караганда, ике туган – Хәсән белән Әхсән атка атланып елга аша чыкканда, берсенең аты бата. Аты байтал булган. Шушы урынга авыл салганнар һәм аңа “Алабайтал” дип исем кушканнар.

“Хәсәнов крестьян хуҗалыгы” рәисе Хөсәен Әхмәтсафа улы Хәсәнов кебек адымы ныклы, рухы көчле булган милләттәшләребез яшәгәндә җирдә муллык исе була.
XS
SM
MD
LG