Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экстремистлыкта гаепләнгән ике татарстанлы ирекләреннән мәхрүм ителде


Аларга дүрт һәм өч елга кырыс тәртипле колония хөкеме бирелгән диелә. 

Самардагы үзәк хәрби мәхкәмә Русиядә тыелган "Әт-Тәкъфир Вәл-Хиҗра" әгъзаларына гаепләү карары чыгарды. Бу хакта ФСБның Татарстан идарәсе матбугат үзәгенә сылтанып Интерфакс хәбәр итә.

Оешманың бер әгъзасы экстремистик оешмада катнашу (Җинаять кодексының 282.2 маддәсенең 2нче бүлеге) һәм террор гамәле кылуга чакыру (205.2 маддәсенең 2нче бүлеге), икенчесе - 282.2 маддәсенең 2нче бүлеге нигезендә гаепле дип танылган.

Аларга дүрт һәм өч елга кырыс тәртипле колония хөкеме бирелгән диелән хәбәрдә.

2020 елда мәхкәмә әлеге оешманың бүлекчәсе лидеры дип танылган Җәлелетдинов фамилияле кешене җиде елга ирегеннән мәхрүм иткән иде.

Эш материалларына караганда, алар Татарстанда канунсыз юл белән акча җыеп, Сүриягә китәргә һәм "халыкара террорчылык оешмаларының берсенә кушылырга җыенган".

Аларның йортларында тентү узды, ФСБ биш берәмлек корал, экстремистик материаллар исемлегенә кертелгән әдәбият алынды дип белдерде.

"Әт-Тәкъфир Вәл-Хиҗра" - радикал ислам оешмасы, аның идеологиясе һәр мөселман "кәферләр" белән җиһад алып барырга тиешлегенә нигезләнә. Ә җиһадны танымаган һәр кеше "кәфер" булып тора. 2010 елда ул Русиядә экстремистик дип танылды һәм тыелды.

Моннан тыш, Русиядә "Хизб-ут Тәхрир", "Тәблигый җәмәгать" һәм башка дини оешмалар тыелган. "Мемориал" халыкара хокук яклау оешмасы (Русия хакимиятләре аны ят агент оешмалар исемлегенә кертте) мәгълүматынча, 2020 елда 228 кеше дини карашлары өчен эзәрлекләү белән бәйле сәяси тоткын дип танылган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG