Accessibility links

Кайнар хәбәр

Канададагы шәһәрдә сөрген корбаннары истәлегенә кырымтатар әләме күтәрелде


Фредериктон мэриясе каршында кырымтатар байрагы
Фредериктон мэриясе каршында кырымтатар байрагы

Фредериктон шәһәре мэриясе каршында Украина дәүләт байрагы белән янәшә кырымтатар флагы эленгән.

Атлантик Канада төбәгендә кырымтатар әләме беренче тапкыр күтәрелә, диелә. "Без рәхмәтле, бу матур һәм кирәкле теләктәшлек билгесе. Ул бүген Кырымны оккупацияләүнең һәр көне – бөтен ирекле дөньяга каршы чыгу икәнен искәртә" дип белдергән Украинаның Канададагы илчесе Андрей Шевченко.

Моңа кадәр һәр елны 18 майда Канаданың берәр шәһәрендә кырымтатар флагы күтәрелә иде. Бу чара Украина илчелеге тәкъдиме белән уза. Алдагы елларда шундый ук чара Оттава, Торонто, Эдмонтон һәм Виннипег шәһәрләрендә узган.

"Канада Кырымның Русия тарафыннан канунсыз аннексияләвен танымауның эзлекле сәясәтен алып бара һәм Мәскәүдән кырымтатар халкын кысрыклауларны туктатуны таләп итә" дигәннәр илчелектә.

18 май Кырым ярымутравында, Украинада һәм башка илләрдә 1944 елгы сөрген корбаннарын искә алу чаралары уза. 18 майда башланган депортация вакытында 200 меңләп кырымтатар туган җирләреннән сөрелә.

Украина радасы карары белән 18 май Кырымтатар халкы геноциды корбаннарын искә алу көне дип игълан ителгән.

* * *

Исмет Меметов һәм Мева Ибадлаева 1944 елда сабыйлар гына булган. Меңләгән кырымтатарлар кебек үк, сөрген аларның язмышларын җимергән. Алар Азатлыкка үз хатирәләрен сөйләде.

Кырымтатар сөргене

1944 елның 11 маенда совет җитәкчесе Иосиф Сталин "Кырымтатарларны Кырымнан сөргенгә җибәрү турында" карар имзалый. Бу карарда кырымтатарлар "фашист ярдәмчеләре" дип тамгалана.

18 майда башланып 20 майда тәмамланган депортация барышында 200 меңләп кырымтатар ватанынннан Үзәк Азиягә, Свердлау, Пермь, Тула, Кострома өлкәләренә, Мари Иленә сөрелә.

Кырымтатар милли хәрәкәте мәгълүматына күрә, сөрген нәтиҗәсендә кырымтатарларның 46,2 проценты юлда, барып урнашкан урыннарда ачлыктан, төрле авырулардан үлә. Сөргенгә җибәрелгәннәрнең күпчелеге балалар, хатын-кызлар, олы яшьтәге кешеләр була.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG