Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сөрген балалары: Исмет Меметов һәм Мева Ибадлаева


Мева Ибадлаева һәм Исмет Меметов
Мева Ибадлаева һәм Исмет Меметов

18 май — кырымтатар халкының зур фаҗигасе — Сөрген көне. 77 ел элек бу көнне 200 меңләп кырымтатар Сталин карары белән ватаныннан сөрелә. Алар арасында 6 яшьлек Исмет Меметов һәм 4 яшьлек Мева Ибадлаева гаиләләре дә була. Бүген алар Азатлыкка үз хатирәләрен сөйләде.

18 май 1944 ел. Кырым. Иртә таңнан кырымтатар авылларын коралланган махсус хәрби төркемнәр уратып ала. Йоклап яткан кешеләрнең йортларына хәрбиләр басып керә. Гаиләләргә җыенуга 15 минут вакыт бирелә. Халыкны урамга куып чыгарып йөк машиналарына төяп вокзалга алып китәләр. Шулай итеп Кырымда кырымтатар халкының сөргене башлана. 200 меңләп кырымтатар Сталин карары белән ватаныннан Үзәк Азиягә, Свердлау, Пермь, Тула, Кострома өлкәләренә, Мари Иленә сөргенгә җибәрелә.

1938 елда Карасубазарда туган Исмет Меметовка ул вакытта 6 яшь була. Ул Азатлыкка үз хатирәләрен сөйләде.

Сөрген балалары: Исмет Меметов һәм Мева Ибадлаева
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:34 0:00

— Без биш кеше идек: әнием, Нурие, Эсма, Урие апаларым, Усние сеңлем, барыбыз да сөргенгә җибәрелдек. Мин әле бала идем, ләкин күп нәрсә хәтердә калган. Озак юл үтеп Фергана өлкәсе Катта Янги үзбәк авылына төштек. Безне мамык киптерә торган урынга урнаштырдылар. Ашарга бернәрсә юк, Усние сеңлем дут ашап бизгәк авыруы белән авырып вафат булды. Табиб юк, дару юк, ашарга юк, Үзбәкстанда тормыш бик авыр иде. Ачлыктан үлмәс өчен без балалар басуга барып бодай башаклары җыеп кайта идек. Әнием аларны чистартып, ваклап алардан безгә боламык пешерә иде. Мәрхүм әнием безне ачлыктан коткарды, ләкин үзе вафат булды.

Безнең Кырымда калган йортыбыз хәзер дә, Карасубазарда Хан Җамиг бистәсендә, Продольная урамында тора, анда башка кешеләр яши. Йортны безгә кайтармадылар, без Карасубазарга кайтып башка йорт сатып алдык, анда яшим хәзер. Русия безне аклау турында карар чыгарды, әммә йортыбызны кайтармадылар. Ни өчен кайтармадылар, белмим, моны дәүләттән сорарга кирәк, ди Исмет әфәнде.

Бу үзбәк авылына Кырымнан 35кә якын гаилә килә. Еллар узгач кырымтатарлар йортлар төзи, гаиләләре белән сөргенлектә гомер итәләр. 1989 елда нәкъ шушы җирләрдә үзбәкләр мәсхәт төрекләренә һөҗүм башлый, йортларны яндыралар, мәсхәтләрне үтерәләр. Бу сәбәптән монда яшәгән кырымтатарлар да йортларын, бөтен нәрсәне ташлап качарга мәҗбүр булалар. Исмет әфәнде бу фаҗигане дә башыннан кичерә.

"Без ике тапкыр сөрген ителдек, барлык әйберебезне ике тапкыр югалттык", диде ул Азатлыкка.

* * *

Сөргенне үз башыннан кичергән Мева Ибадлаева сөргенгә гаиләсе белән Карасубазарның Кокташ авылыннан җибәрелә. Аңа 4 яшь була.

Мева Ибадлаева
Мева Ибадлаева

— Безнең гаилә Үзбәкстанның Миразачүл шәһәре, Голодная степь станциясенә килеп төште. Без дүрт бала, әнием, аның алты сеңлесе, барлыгы 11 кеше идек. Безне бетле баракларга китереп урнаштырдылар, кыенлыкта яшәдек, барыбер исән калдык. Минем фронтта яраланып ике култык таяк белән кайткан Мемедемин абзыем ике ай яшәп вафат булды, Гульсум дәү әнием 9 көн яшәп ачлыктан вафат булды.

Туганыбыз Асан әфәнде үзенең сеңелләрен, мине һәм абыемны бала йортына тапшырды. Бала йорты Мирзачүлдән ерак булган Красная Заря колхозында иде. Мин анда да кыйналдым, үпкәләремә салкын тиеп каты авырдым. Сеитаппаз туганым мине бу хәлдә җилкәсенә утыртып бала йортыннан алып әниемә китерде. Әнием мине карап, давалап терелтте. Мин ул вакытта дүрт яшемдә идем. Күпме кеше үлгәнен әйтә алмыйм. Үзебезнекеләрне беләм. Асан абыем фронттан орденнар белән кайткан иде. Ул 80нче елларда Үзбәкстанда вафат булды. Без генә түгел, бар халкыбыз күп авырлыклар күрде, ди Мева апа.

Кырымтатар сөргене

1944 елның 11 маенда совет җитәкчесе Иосиф Сталин "Кырымтатарларны Кырымнан сөргенгә җибәрү турында" карар имзалый. Бу карарда кырымтатарлар "фашист ярдәмчеләре" дип тамгалана.

18 майда башланып 20 майда тәмамланган депортация барышында 200 меңләп кырымтатар ватанынннан Үзәк Азиягә, Свердлау, Пермь, Тула, Кострома өлкәләренә, Мари Иленә сөрелә.

Кырымтатар милли хәрәкәте мәгълүматына күрә, сөрген нәтиҗәсендә кырымтатарларның 46,2 проценты юлда, барып урнашкан урыннарда ачлыктан, төрле авырулардан үлә. Сөргенгә җибәрелгәннәрнең күпчелеге балалар, хатын-кызлар, олы яшьтәге кешеләр була.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG