Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нури Дибаг: "Кырымтатарлар кәгазьдә генә акланган"


Нури Дибаг

Путинның кырымтатар халкын реабилитацияләү турындагы фәрманына биш ел тулды. Сөрген корбаны Нури Дибаг, ул фәрман кәгазьдә генә калды, ди.​

Кырым аннексиясеннән соң Русия президенты Владимир Путин кырымтатар халкын реабилитацияләү турында фәрман имзалаган иде. Кырымтатарлар бу фәрманга башта өмет багласа, хәзер күбесенең аннан күңеле кайтты. Сөрген михнәтләрен үзе кичергән 87 яшьлек Нури Дибаг ул фәрман кәгазьдә генә калды дип саный.​

87 яшьлек Нури Дибаг 12 яшендә Кырымнан сөрелгән. Путинның 2014 елның 21 апрелендә имзалаган кырымтатарларны аклау (реабилитация) турындагы фәрманын ул реабилитация дип санамый.

Нури Дибаг: "Кырымтатарлар кәгазьдә генә акланган"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:15 0:00

– Менә безне акладылар, реабилитация булды диләр. Нинди реабилитация ул, исеме генә реабилитация. Минем аңлавымча, реабилитация булса, бездән тартып алынган әйберлерне, өйләребезне кайтарырга тиешләр. Кайтармасалар, акчасын түләсеннәр. Менә шул реабилитация була. Кулыбызга "реабилитацияләнгән" дигән кәгазь тоттырып котылмакчы булалар. Болай булмас. Моның ахырына чыгарга кирәк. Сез реабилитацияне ничек аңлыйсыз дип Путинга язарга кирәк.

Алар моны эшләргә теләмиләр, беләм моны. Без нишлик соң? Кулыбызда нәрсә бар? Аны-моны таләп итәбез дип каядыр шигар күтәреп чыксаң, дәррәү килеп йә штраф салырлар, йә тотып утыртырлар. Минем кебек картны бәлки 15-20 мең штраф белән җәзаларлар. Бер айлык пенсияңне бирерсең, икенче тапкыр чыгарга да теләмәссең.

Нури Дибаг 1932 елда Акмәчеттә туган. Сөргенгә кадәр ул яшәгән йорт Акмәчетнең хәзерге Училищная урамында тора. Анда кырымтатарлар түгел, башка кешеләр яши. Хәзер 87 яшенә җиткән Нури әфәнде 90нчы елларда Кырымга Бакчасарай районы Кучюк Яшлав (Викторовка) авылына кайтып үзе сатып алган йортта гомер итә. Әтисе сугышта хәбәрсез югалган, әтисе ягыннан дәү әтисен "раскулачить" иткәннәр, әнисе ягыннан дәү әтисен 1937 елда атып үтергәннәр.

"1944 елда мине ач-ялангач, бер трусиктан килеш иртән йортымнан куып чыгардылар, Свердловски якларына алып киттеләр. Ничек исән калдым, үзем дә аңламыйм", ди ул.

1944 елда кырымтатарлар сөргенгә җибәрелгәннән соң, аларның йортларына Русиянең төрле төбәкләреннән башка кешеләрне китереп урнаштыралар, өйләрдә калган әйберләрне дә аларга бирәләр. Хәзер дә ул йортларда аларның варислары яши. 1987 елдан башлап Кырымга кайта башлаган йөз меңнәрчә кырымтатарның берсенә дә аларның үз йортлары кайтарылмады. Путин чыгарган реабилитация фәрманы да бу мәсьәләне хәл итмәгән булып чыкты.

Кырымтатар сөргене

1944 елның 11 маенда Иосиф Сталин "Кырымтатарларны Кырымнан Үзбәкстанга күчерү турында" карар имзалый. Бу карарда кырымтатарлар "фашист ярдәмчеләре" дип тамгалана. 18 майда башланып 20 майда тәмамланган депортация барышында 200 меңләп кеше торган җиреннән сөрелә.

Кырымтатар милли хәрәкәте мәгълүматларына күрә, сөргенлек нәтиҗәсендә кырымтатарларның 46,2 проценты юлда, барып урнаштырылган урыннарда ачлыктан, авырулардан һәлак булган. Сөрген ителгәннәрнең күпчелеге балалар, хатын-кызлар, олы яшьтәге кешеләр булган.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG