Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русия хөкүмәте кырымтатар сөргенен геноцид дип танырга тиеш"


Фәрит Зәкиев ялгыз пикетта

ТИҮ җитәкчесе кырымтатар сөргенен искә алып, Русия президентын депортациягә дучар булган кырымтатарлардан бар дөнья илләре алдында гафу үтенергә чакырды.

18 май Казанда сәяси репрессияләр корбаннарына куелган һәйкәл янында кырымтатарларның ватаннан сөрелүенә 76 ел тулу уңаеннан ялгыз пикет узды.

Пикетка чыккан ТИҮ җитәкчесе ​Фәрит Зәкиев кулына "18 май 1944 ел -- татарлар Кырымнан куылды! Геноцид корбаннарын онытмыйк!", "Кырымдагы туганнар! Татарлар сезнең белән!" шигарләрен күтәреп торды.

Русия хөкүмәтеннән кырымтатарларны депортацияләүне геноцид дип кабул итәргә тиеш

Фәрит Зәкиев Азатлыкка, Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Русия хөкүмәтеннән кырымтатарларны, чеченнарны, ингушларны, калмыкларны һәм башка халыкларны депортацияләүне рәсми рәвештә геноцид дип кабул итүне, геноцидка дучар калган кешеләргә мадди ярдәм күрсәтүне оештыруны һәм бар дөнья илләре алдында кырымтатарлардан гафу үтенүне таләп итүләрен әйтте.

Икенче таләп -- 2014 елның апрелендә Русия президентының кырымтатарларны реабилитацияләү турында кабул иткән карарын Кырым башлыгы саналган Сергей Аксеновтан үтәтү.

ТИҮ җитәкчесе сүзләренчә, Кырымны Русиягә кушкан вакытта Русия исеменнән кырымтатарлар белән сөйләшүләр уздырган Татарстан түрәләре кырымтатарларның геноцид көне булган 18 майны берничек тә искә алмый.

Татарстан түрәләре 18 майны берничек тә искә алмый

"Татарстан җитәкчелегенең бернинди мөстәкыйльлеге, бернинди дә үз фикере юк. Хәзер алар Мәскәү нәрсә әйтер икән дип кенә карап утыра. Һәм Татарстан җитәкчелеге мөстәкыйль булырга курка, мөстәкыйльлек аларга кирәк тә түгел.

Татарстан җитәкчелеге ниндидер сәяси адымны Мәсккәү кушуы буенча гына эшли ала. Кырымтатар геноцидын искә алмау да бу очракта шул Мәскәүдән курку аркасында", диде Зәкиев.

1944 елның 18 маенда кырымтатарлар ватаннары Кырымнан Үзәк Азиягә, Свердлау, Пермь, Тула, Кострома өлкәләренә, Мари Иленә сөрген ителә. Кырымтатар милли хәрәкәте документларына күрә, халыкның 46,2 проценты — балалар, хатын-кызлар, картлар һәлак була.

Сөргенне балачакта башыннан уздырган, ул көннәрне хәтерләгән, хәзер 83 яшендәге Зекие Керимова гаиләсенең фаҗигале язмышын Азатлыкка сөйләде.

Кырымтатар сөргене

1944 елның 11 маенда Иосиф Сталин "Кырымтатарларны Кырымнан сөргенгә җибәрү турында" карар имзалый. Бу карарда кырымтатарлар "фашист ярдәмчеләре" дип тамгалана.

18 майда башланып 20 майда тәмамланган депортация барышында 200 меңләп кеше торган җиреннән Үзәк Азиягә, Свердлау, Пермь, Тула, Кострома өлкәләренә, Мари Иленә сөрелә.

Кырымтатар милли хәрәкәте мәгълүматларына күрә, сөрген нәтиҗәсендә кырымтатарларның 46,2 проценты юлда, барып урнашкан урыннарда ачлыктан, төрле авырулардан һәлак була. Сөрген ителгәннәрнең күпчелеге балалар, хатын-кызлар, олы яшьтәге кешеләр була.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG