Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда кырымтатар сөргене корбаннарын искә алдылар


Галишән Нуриәхмәт ялгыз пикетта
Галишән Нуриәхмәт ялгыз пикетта

ТИҮ кырымтатарларны сөргенгә җибәрүнең 77нче елын ялгыз пикет уздырып искә төшерде. 

18 майда Казанның сәяси репрессияләр корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында ТИҮ активисты Галишан Нуриәхмәт кырымтатарлар сөргенен искә төшереп ялгыз пикетка чыкты.

Нуриәхмәт кулына "14 халык репрессияләнде. Сталин геноциды корбаннары мәңгегә исебездә" дигән шигар күтәреп торды.

"Кырымтатарлар әле дә үз хокукларын кире кайтара алмыйлар. Алар әле дә Казан татарлары кебек үз хокукларыннан мәхрүмнәр. Кырымтатарлар җирләрен тартып алу бүген дә дәвам итә. Аларның бәйсез радиолары, газетлары, телевидениелары тыелган. Аларны Хизб-ут Тәхрир (Русиядә тыелган оешма - ред.) дигән сәбәпләр белән кулга алулар бара", дип белдерде ул Азатлыкка.

Аның сүзләренчә, кырымтатарларга карата 1944 елгы геноцид 2021 елда да дәвам итә. Русия, кырымтатарларны сөргенгә җибәргәннән соң аларга үз җирен, милкен, мәдәниятен, хокукларын кире кайтарырга тиешләр иде, ди.

ТИҮ активисты фикеренчә, хәзер инде Русиядә кырымтатарлар хокукларын кайтаруны таләп итү мөмкин түгел. Бүген бары тик аларның сөргенгә җибәрүләрен искә төшерү генә ярый.

"Русиядә безнең таләпләрне хәзер беркем дә тыңламый. Хөкүмәт белән халык берберсеннән аерылган. Хөкүмәт үзенең сихри дөньясында яши. Халык исә үзенең кара дөньясында көн күрә.

Хәзер Русиядә хокукларны яклап көрәшү дигән сүзне әйтү дә куркыныч. Хаксызлыккка каршы көрәшү өчен Русиядә хәзер көчле булу кирәк. Кырымтатарлар геноциды бетмәде, ул хәзер дә дәвам итә", дип белдерде ТИҮ активисты Галишан Нуриәхмәт.

Кырымтатар сөргене

1944 елның 11 маенда совет җитәкчесе Иосиф Сталин "Кырымтатарларны Кырымнан сөргенгә җибәрү турында" карар имзалый. Бу карарда кырымтатарлар "фашист ярдәмчеләре" дип тамгалана.

18 майда башланып 20 майда тәмамланган депортация барышында 200 меңләп кырымтатар ватанынннан Үзәк Азиягә, Свердлау, Пермь, Тула, Кострома өлкәләренә, Мари Иленә сөрелә.

Кырымтатар милли хәрәкәте мәгълүматына күрә, сөрген нәтиҗәсендә кырымтатарларның 46,2 проценты юлда, барып урнашкан урыннарда ачлыктан, төрле авырулардан үлә. Сөргенгә җибәрелгәннәрнең күпчелеге балалар, хатын-кызлар, олы яшьтәге кешеләр була.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG