Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда COVID-19дан 1,5 млрд вакцина ясатылган


Вакцина ясатуда Кытай, АКШ һәм Һиндстан алда бара.

Дөньяда коронавирустан 1,5 миллиардтан артык вакцина ясатылган. Бу Джон Хопкинс университеты мәгълүматларыннан күренә. Вакцина ясатуда Кытай, АКШ һәм Һиндстан алда бара. Русия 11нче урында. Дөньяда COVID-19 йоктыручылар саны 164 миллионнан артып китте.

Университет мәгълүматларына караганда, дөньяда коронавирустан барлыгы 1 508 972 954 вакцина ясатылган. Русия халкы 24,7 млн доза алган.

Кытайда бу сан - 421, 9 млн, АКШта- 275 млн, Һиндстанда - 184,4 млн, Бразилиядә - 59,6 млн, Британиядә - 57,7 млн.

Коранвирустан үлүчеләр саны дөньяда 3,4 милионнан артты. Иң күп авыручылар АКШта, Һиндстанда, Бразилиядә ачыкланган. Русия йоктыручылар саны белән алтынчы урында, илдә барлыгы әлеге яңа вирустан 114 619 кеше үлгән. Бу коронавируска каршы федераль штаб саннары.

Русия премьер-министры Михаил Мишустин 12 майда белдерүенчә, 24 млн русияле вакцинаның ким дигәндә бер дозасын алган. Илдә бүгенге көндә коронавирустан дүрт вакцина җитештерелә һәм хупланган: Гамелия исемендәге үзәкнең "Спутник V", Вектор үзәгенең "ЭпиВакКорона", Чумаков исемендәге үзәкнең "КовиВак" вакциналары һәм бер компонентлы "Спутник Лайт".

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG