Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда кеше хокуклары вәкиле вазифасына элеккеге эчке эшләр министры тәкъдим ителде


Михаил Закомалдин
Михаил Закомалдин

Михаил Закомалдин элек Башкортстанның баш федераль инспекторы һәм эчке эшләр министры булган.

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров респубикада кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле вазифасына элек Башкортстан буенча баш федераль инспектор һәм эчке эшләр министры булып торган Михаил Закомалдинны тәкъдим иткән. Аның намзәтен республика парламенты карый. Тавыш бирү барышы турында "Эхо Москвы Уфа" басмасына корылтай депутаты Дмитрий Чувилин сөйләгән. Ул үзенең һәм депутатларның бер өлешенең Хәбиров тәкъдимен хуплаудан баш тартуларын әйткән. Алар фикеренчә, Закомалдин моңа кадәр кеше хокукларын яклау белән шөгыльләнмәгән.

"Закомалдин, ихтимал, нинди генә яхшы кеше булмасын, миңа калса, кеше хокуклары вәкиле ниндидер хокук яклау тәҗрибәсенә ия зат булырга тиеш. Бу очракта бары хокук саклау тәҗрибәсе турында гына сүз бара, шулай диик. Кеше хокукларын яклау – җитди бурыч, ул гадел алып барылырга тиеш. Закомалдинның алдагы эш урыннары йогынтысы калган булуы ихтимал" дигән Чувилин.

Башкортстанда кеше хокуклары омбудсмены вазифасы буш тора. Элек бу урынга бала хокуклары вәкиле Милана Скоробогатова, төбәкнең Кеше хокуклары шурасы җаваплы сәркатибе Зөлфия Гайсина куелырга мөмкин дигән сүзләр йөрде. Ләкин соңгысы элек Русиядә "теләнмәгән" дип танылган "Ачык Русия" оешмасында торган булган, медиа аның намзәте расланмауга бу сәбәп булу ихтималын язды.

Михаил Закомалдин Башкортстан буенча баш федераль инспектор вазифасына 2016 елның ноябрендә билгеләнде, ләкин быелның мартында вазифасыннан китте. Аңа кадәр биш ел Закомалдин республиканың эчке эшләр министрлыгын җитәкләгән. Аныңчы Карелиядә шундый ук вазифада булган, 80нче еллар уртасыннан Русиянең төрле төбәкләрендә хокук саклау органнарында эшләгән.

Апрельдә Русия президенты каршында Башкортстан вәкиле итеп ФСБ генерал-майоры куелуы билгеле булды. Озак еллар Төньяк Кавказда ФСБ түрәләренең берсе булган Умарпаша Ханалиев Башкортстан җитәкчелегендә вице-премьер дәрәҗәсендә булачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG