Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рейкъявикта Энтони Блинкен һәм Сергей Лавров очрашты


Энтони Блинкен һәм Сергей Лавров
Энтони Блинкен һәм Сергей Лавров

Бу ике илнең тышкы эшләре өчен җаваплы министрларының беренче очрашуы.

Чәршәмбе Исландия башкаласында узган беренче очрашулары вакытында АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен һәм Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров күпсанлы сораулар турында фикер алышты, шул исәптән АКШ президенты Джо Байденның Америка-Русия очрашуы уздыру турындагы тәкъдиме дә каралды.

Лавров Блинкен белән очрашуны "конструктив" дип бәяләгән һәм АКШ белән Русия президентлары арасында сөйләшүләр ике ил мөнәсәбәтләрен яхшыртуга юл ачар дигән өмет белдергән. Дәүләт департаменты вәкиле сөйләгәнчә, дәүләт секретаре Блинкен Русия төрмәләрендә утыручы ике Америка ватандашын иреккә чыгару кирәклеген ассызыклаган, Алексей Навальный сәламәтлеге хакында, шулай ук Русия хакимиятенең Азат Европа/Азатлык Радиосы һәм "Америка авазы"на каршы чараларына борчылу белдергән.

Очрашу алдыннан ике министр да белдерүләр белән чыкты. Блинкен, аерым алганда, Американың хәзерге идарәсе күп тапкырлар әйткән фикерен кабатлап, Вашингтон Мәскәү белән тотрыклы һәм алдан күреп була торган мөнәсәбәтләр булуын тели дигән. Аның сүзләренчә, "сер түгел, ике илнең позицияләре аерыла, ләкин күп юнәлешләрдә аларның мәнфәгатьләре кисешә". "Русия безгә һәм безнең партнерларга каршы агрессив гамәл кылса, без җавап бирергә мәҗбүр булачакбыз" диде Блинкин.

Сергей Лавров, үз чиратында, шулай ук Русия белән АКШ ике илнең мәнфәгатьләре туры килгән темаларда хезмәттәшлек итәргә тиеш дип белдерде. Лавров ассызыклаганча, Русия АКШ белән теләсә-нинди сорауны үзара хөрмәт нигезендә һәм "өстәлгә фактлар чыгарып салган" шартларда карарга әзер. Русия министры Блинкен белән Иран, Төньяк Корея, Әфганстан турында һәм ике яклы мөнәсәбәтләрне алга таба ничек үстерү хакында фикерләшергә исәп тота.

Ике министр очрашуы Русия һәм АКШ арасында мөнәсәбәтләрнең кискен начараюы шартларында уза. Апрельдә АКШ Русиягә карата яңа чикләүләр тупламын чыгарды, аның кысаларында Вашингтондагы илчелектән ун Русия дипломатын җибәрү күздә тотыла. Соңрак Мәскәү дә АКШның шул кадәр үк дипломатын илдән җибәрде. 14 майда Русия дус булмаган илләр исемлеген раслады, аңа АКШ та керде.

Исландиядә бу атнада Арктик шурада катнашучы илләрнең тышкы эшләр министрлары киңәшмәсе уза.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз

XS
SM
MD
LG