Казанда беренче инстанция мәхкәмәсе активист Гөлназ Равиловага "Муниципаль Русия" форумында катнашуы өчен ачылган административ эшне туктаткан.
Бу хакта "Правозащита Открытки" координаторы Алексей Прянишников хәбәре итте дип яза "МБХ медиа".
"Теләнмәгән оешма" эшчәнлеген башкару турындагы эш (20.33нче маддә) хокук бозу булмаганлыктан туктатылган.
13 мартта Мәскәүдә полиция хезмәткәрләре бәйсез муниципаль депутатлар форумына килеп, әлеге чарада катнашучыларны тоткарлады. Барлыгы 200ләп кеше тоткарланды.
Тоткарланучылар арасында Татарстаннан активистлар Гөлназ Равилова, Елена Изотова, Константин Исаев һәм "Яблоко" фиркасе Татарстан бүлеге башлыгы Руслан Зиннәтуллин, Башкортстаннан Руслан Нуртдинов бар иде.
Соңрак эчке эшләр министрлыгы тоткарлаунчылар "санитар-эпидемиологик таләпләрне бозып җыен уздырырга омтылды" диде, күпләрнең вирустан саклану чаралары юк иде дип белдерде.
"Берләшкән демократлар" исеме белән үткәрелгән форум Михаил Ходорковский оештырган "Ачык Русия" хәрәкәте белән бәйле. Әлеге хәрәкәт Русиядә "теләнмәгән оешмалар" булып саналган Лондон оешмаларына юридик яктан бәйле түгел.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!