Accessibility links

Кайнар хәбәр

VICE Үзәк Африка республикасында Русия инструкторларының хәрби җинаятьләре турында белдерә


Русия хәрби машинасы Банги шәһәрендә
Русия хәрби машинасы Банги шәһәрендә

Кайбер җинаятьләр сугышта каршы як белән килешеп тә эшләнгән булырга мөмкин диелә.

Үзәк Африка республикасында Русиядән ялланучылар үзләре сакларга тиешле җирле халыкны көчләгән һәм үтергән диелә VICE World News материалында. Кайбер очракларда моның өчен алар каршы сугышкан як белән килешүгә дә килгән дип белдерелә.

Үзәк Африка республикасында Русиядән хәрби белгечләр төркеме эшли, алар, кайбер хәбәрләргә караганда, "Вагнер хосусый хәрби ширкәт" дип аталган оешма вәкилләре. Рәсми рәвештә алар хөкүмәт гаскәрләре өчен хәрби инстурктор булып тора һәм сугышларда катнашмый. Әмма күпсанлы дәлилләр аларның башка хәрби ширкәтләр кебек үк республикада ватандашлар сугышында катнашуын күрсәтә.

VICE хөкүмәт контролендәге җирләрдә яшәүче ике хатын-кыз сүзләрен китерә. Аларны Русиядән килүчеләр көчләгән диелә. Бер очракта ялланучылар көчләвеннән соң хатынны Үзәк Африка республикасы хәрбиләре көчләгән дип белдерелә. Бу хатын-кыз сугышчылардан качкан булган.

Басма шулай ук Бамбар шәһәрендә үтерелгән сатучы абыйсы сүзләрен дә китерә. Әлеге шәһәрдә Русиядән ялланучыларның бер базасы урнашкан. Сатучыны русияләр тоткарлаган, өч көн дәвамында газаплаган, бармагын кискән. Ул бу хакта җирле сәясәтчеләргә зарланган һәм тиз арада сугышчылар тарафыннан үтерелгән.

Үтерелгән сатучының әтисе сугышчылар төркеме лидеры белән очрашкан. Алар бу үтерү өчен русияләр акча түләде дигән. Формаль рәвештә ялланучылар әлеге сугышчыларга каршы тора.

Үзәк Африка республикасында Русиядән ялланучыларны җирле халыкка каршы җинаятьләр кылуда беренче тапкыр гына гаепләмиләр. Русияләр ил хөкүмәтендә рәсми хәрби хезмәттә торганлыктан, аларның гамәлләрен хәрби җинаятьләр дип танырга мөмкин.

Март аенда мондый кансызлыклар турында хәбәрләргә БМОның эшче төркеме борчу белдергән иде. The Guardian британ газеты ул вакытта кайбер башка гамәлләр, аерым алганда, Бамбардагы мәчеткә һөҗүм итү турында хәбәр ителде. Русия рәсмиләре бөтен гаепләүләрне кире кага яки аларга битараф кала.

  • Үзәк Африка республикасында ватандашлар сугышы 2102 елда мөселман һәм христианнар арасында башланып, тугыз ел эчендә кораллы төркемнәрнең илнең табигать казылмаларына бай җирләрен контрольдә тоту өчен сугышка әйләнде. Илдә БМОның тынычлык урнаштыручылары эшли, ләкин хөкүмәткә каршы көчләр быел гыйнварда башкала Бангины яулап ала язды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG