Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пермь краенда 10нчы сыйныф укучысы укытучыга пычак кадаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Укучы тоткарланган, ә укытучы хастаханәгә җибәрелгән, аның хәле уртача диелә. 

Пермь крае Березняки шәһәрендәге 1нче лицейда укучы укытучыга пычак белән һөҗүм иткән. Бу хакта эчке эшләр министрлыгының Пермь крае идарәсе хәбәр итте.

Укучы тоткарланган, ә укытучы хастаханәгә җибәрелгән, аның хәле уртача диелә.

Край губернаторы Дмитрий Маханонин Instagram-да язуынча, укытучы әлегә Березняки хастаханәсендә, аны Пермьгә илтү өчен боралак әзерләнә. Башка яраланучылар юк диелә. Лицейга төбәкнең мәгариф министры киләчәк. "Бу вазгыятьтә бары тик тикшерелгән мәгълүматка гына ышанырга һәм имеш-мимешләр таратмаска сорыйм", дигән Махонин.

"РБК Пермь" язуынча, яраланган укытучы физика укыткан булган.

2018 елның гыйнварында Пермьдә яшүсмерләр 4нче сыйныф укучыларына пычак белән һөҗүм итеп 15 кешене яралаган иде.

11 майда Казанның 175нче гимназиясенә һөҗүмдә тугыз кеше һәлак булды. Һөҗүмнән соң 19 яшьлек Илназ Галәвиев кулга алынды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG