Канаданың Онтарио төбәгендә узган мәхкәмә Иран хакимиятен 2020 ел башында Тәһранда бәреп төшерелгән Украина очкычы өчен акча түләтергә дигән карар чыгарган. Мәхкәмә әлеге каза алдан ниятләп эшләнгән террорчылык гамәле булуы ихтимал дигән. Бу нәтиҗәгә һәлакәттә үлгән кайбер юлчыларның адвокатлары китергән язма дәлиләргә нигезләнеп киленгән.
Иран вәкилләре мәхкәмә утырышында булмаган. Канаданың Иран белән рәсми дипломатик мөнәсәбәтләре юк, шуңа күрә компенсация түләү процессы шактый озак һәм катлаулы булырга мөмкин дип искәртә Reuters агентлыгы.
Компенсация күләме әлегә әйтелми. Монысы киләсе утырышларда хәл ителәчәк. Шикаять бирү вакытында 1 миллиард 200 миллион доллар турында сүз бара иде диелә.
"Украина халыкара һава юлларының" Тәһраннан Киевка юл алган Боинг очкычы 2020 елның 8 гыйнварында һава аланынан күтәрелеп киткәч озак тормый җиргә килеп төште. Очкычта 176 кеше иде, күпчелеге – Иран һәм Канада ватандашлары. Алар барысы да һәлак булды.
Башта Иран җитәкчелеге каза сәбәбе дип очкычның төзек булмавын атады. Соңрак аның ракет белән бәреп төшерелгәнен таныды. Очкычны утка тотуда җаваплылыкны Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы үз өстенә алды. Оешма вәкилләре Боинг ялгышлык белән, АКШ ягыннан һөҗүм булыр дип уйлаганга бәреп төшерелде дип аңлатты.
2020 ел декабрендә Иран очкычта һәлак булган кешеләрнең гаиләләренә 150шәр мең доллар түләргә тәкъдим иткән иде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!