Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан халкының 17 проценты коронавирустан вакцина ясаткан


Шул ук вакытта авыручылар коронавирусны авыррак кичерә башлаган, ковид-һоспитальләр дә әлегә ябылмый.

Татарстан халкының 17 проценты COVID-19дан вакцина ясаткан. Бу хакта бүген Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы Любовь Авдонина белдерде.

"21 майга Татарстанда яшәүче өлкән халыкның 17 проценты коронавирустан вакцина ясатты. Аңлашыла, безгә 60 процентка ерак әле. Сентябрьгә кадәр мөмкин кадәр күбрәк кешегә вакцина ясату бурычы куелды. Вакциналар җитмәү мәсьәләсе юк. Сентябрь аена кадәр вакцина ясатучыларның саны 60 процент күрсәткеченә җитәр дип уйлыйм", диде ул.

Бүген республикада 315 255 кеше вакцинация ясаткан. Икенче дозаны 224 меңнән артык кеше алган.

Шул ук вакытта Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус белән авыручылар арасында чирне авыр кичерә башлавын җиткерде.

"Хәзер авырулар чирне авыррак кичерә. Һоспитальләштерелгәннәр саны артты дигән сүз түгел. Монда клиник нечкәлекләр турында сүз бара: симптомнар барлыкка килү тизлеге, авыруның хәле авыраеп китү тизлеге һәм башкалар", диде сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.

Шулай ук министрлыкта ковид-һоспитальләрнең ябылмаячагы әйтелде. Хәзер республикада база итеп алынган өч ковид-һоспиталь эшли. Бу йогышлы чирләр хастаханәсе, республика клиник хастаханәсе һәм 7нче хастаханә. Моңа кадәр ачылган медицина үзәкләрендә зур булмаган ковид бүлекләр эшләвен дәвам итә.

Соңгы тәүлектә Татарстанда 30 кеше коронавирус йоктырган. Пандемия башланганнан бирле барлыгы 21 менән артык очрак теркәлгән, 486 кешенең гомере өзелгән. Коронавирус йоктыручылар арасында 24 британ штаммы ачыкланган.

Татарстанда Сабантуй бәйрәмнәре санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп узачак. Роспотребнадзор 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә бәйрәмгә чыгып йөрмәскә киңәш итә. Җәйге пляжларны ачарга тикшерүчеләр әле үз рөхсәтен бирмәгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG