Accessibility links

Новгородта бәйсез мунициаль депутатлар җыенында тоткарлаулар бар


Бәйсез муниципаль депутатлар җыенында катншаучылар
Бәйсез муниципаль депутатлар җыенында катншаучылар

Полиция коронавирус чикләүләренә сылтана. Ике кеше тоткарланды.

Новгородта "Земский съезд" дип аталган бәйсез муниципаль һәм төбәк депутатлары җыенына полиция килгән. Җыенда Русиянең 30 төбәгеннән депутатлар катнаша иде.

Полиция җирле депутат Анна Черепанованың сәламләү чыгышы вакытында килгән дип хәбәр итә Север.Реалии.

Полиция полковнигы Сергей Максимов губернаторның коронавирус чикләүләрен кырыслату турында фәрманы җыен уздыруны тыя дигән. Ул чараны канунсыз дип атаган.

Элекке муниципаль депутат Юлия Галямина аңа җавап итеп, залда 30 гына кеше бар, губернатор фәрманына ярашлы да шулкадәр катнашучы булырга ярый дигән.

Моңа карамастан, полиция җыенга килүчеләрнең исемнәрен язып алган һәм тоткарлау белән янаган. Хәбәр ителүенчә, Галямина һәм Петербурдан муниципаль депутат Виталий Боварь тоткарланган.

Полиция залга беркемне кертми дә, чыгармый да тора диелде.

"Земский съезд" — Русиянең дистәләгән төбәгеннән муниципаль депутатлар җыены. Анда Русия думасына киләсе сайлаулар, җирле үзидарә проблемнары турында фикер алышырга җыенган булганнар.

Җыенга өч көн кала Новогород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин коронавирус чикләүләрен кырыслатучы фәрман чыгарды —чараларда 30дан артык кеше катнашу тыела. Хакимиятләргә 50гә кадәр кеше җыярга мөмкин.

Җыенны оештыручылар әлеге фәрман сәясиләштерелгән дип аны мәхкәмәдә шикаять итәргә тырышты, ләкин мәхкәмә шикаятьне ашыгыч төстә карамады.

13 мартта да Мәскәүдә полиция хезмәткәрләре бәйсез муниципаль депутатлар форумына килеп, әлеге чарада катнашучыларны тоткарлаган иде. Аларны Русиядә "теләнмәгән оешма" тарафыннан уздырылган чарада катнашуда гаепләделәр. Форумда "Ачык Русия" активистлары барлыгына сылтандылар. Әмма әлеге хәрәкәт Русиядә "теләнмәгән оешмалар" булып саналган Лондон оешмаларына юридик яктан бәйле түгел.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG