Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы "Метроэлектротранс" ширкәтен мэриядән килгән Айдар Абдулхаков җитәкләчәк


Айдар Абдулхаков (алгы планда) һәм Әсфән Галәвов
Айдар Абдулхаков (алгы планда) һәм Әсфән Галәвов

Ширкәтнең элеккеге баш мөдире Әсфән Галәвов вазифасыннан киткән иде.

Казандагы "Метроэлектротранс" дәүләт унитар ширкәтен Казан башкарма комитетында транспорт комитеты рәисе булган Айдар Абдулхаков җитәкләячәк. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

Оешманың элеккеге баш мөдире Әсфән Галәвов узган атнада вазифасыннан китте.

Айдар Абдулхаков 1969 елда туган, Казан университетын, аннары Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясенең Казан филиалын тәмамлаган. Пенсия фондында, Татарстан финанс министрлыгында һәм башка җирләрдә төрле вазифалар биләгән. 2015-2016 елларда "Казгорэлектротранс" ширкәте баш мөдире була. Казан башкарма комитетында транспорт комитетын 2006 ел башыннан бирле җитәкләгән.

Әсфән Галәвовның вазифасыннан китүе хакында Казан мэриясе сайтында 21 майда хәбәр ителде. Хәбәрдә Галәвовның үз теләге белән китүе әйтелде.

Соңгы вакытларда Казанда трамвай казалары чыгып тора. 17 майда Себер трактында ике трамвай бәрелешеп, дүрт кеше яраланды, бер йөртүченең аягы өзелде.

15 майда 5нче маршрут буенча йөрүче трамайның тормозлары сафтан чыккан диелде.

2020 елның октябрендә булган казада да трамвайның тормозлары тотмаган дип белдерелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG