Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ryanair ширкәте башлыгы очкычны Минскида төшерүне "һава пиратлыгы" дип бәяләде


"Хакимиятләрнең максаты – журналистны һәм аның белән барган кызны тоткарлау икәне ачык күренеп тора" дигән Майкл О'Лири.

Ryanair ширкәте башлыгы Майкл О'Лири Афина-Вильнюс рейсы башкарган очкычның Беларуста төшеп утырырга мәҗбүр булуын очкычны Беларус хакимиятенең "дәүләт тарафыннан куып алып китүе" һәм "һава пиратлыгы" дип бәяләде. Очкыч Минскига ашыгыч төшеп утырганнан соң, юлчылар арасында булган журналист, блогер, Nexta каналының элеккеге мөхәррире Роман Протасевич кулга алынган иде.

Ryanair башлыгы очучыларга дәгъваларны кире какты, алар очышны имин тәмамлау өчен барысын да эшләде, диде. Һава ширкәте башлыгы сүзләренчә, "хакимиятләрнең максаты – журналистны һәм аның белән барган кызны тоткарлау икәне ачык күренеп тора". О'Лири очкычта Беларус дәүләт иминлеге комитеты (КГБ) агентлары булган дип саный.

Протасевич белән очкан кыз – русияле Софья Сапега, ул Вильнюста университетта укый диелә. Бу кыз Вильнюска кире кайтмаган, моннан тыш, Минскида төшкәннән соң Латвияга кайтып җиткән рейста тагын дүрт русияле булмаган диелә. Сапеганың тоткарлануы турында рәсми мәгълүмат юк.

Ryanair һава ширкәтенең Афина-Вильнюс очкычы Беларус күгендә вакытта шартлаткыч турында хәбәр аркасында Минскига төшеп утырырга мәҗбүр булды. Аны Минскига озату өчен һавага хәрби очкыч күтәрелде. Очкыч төшкәч, юлчылар тикшерелеп, алар арасында булган Роман Протасевич тоткарланды. Рейста булган юлчылар Минскида җиде сәгать көтеп утырырга мәҗбүр булган диелә.

Европа шурасы, Европа дипломатиясе, Европа комиссиясе, Европа берлеге илләре лидерлары хәлне тәнкыйтьләп чыкты.

АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен әлеге вакыйга турында белдерү белән чыкты. Анда очкыч белән булган хәл өчен Лукашенканың идарә итүче режимы җаваплы диелә, бу "шок хәленә китерүче гамәл" дип бәяләнә. Бу адым "120дән артык юлчының, шул исәптән АКШ ватандашларының гомерен куркыныч астына куйды" диелә Блинкен белдерүендә. Әлеге хәл җитди борчу тудыра һәм тулы күләмле тикшерү уздыруны таләп итә дигән Блинкен һәм Роман Протасевичны кичекмәстән азат итүне таләп иткән.

XS
SM
MD
LG