Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда тагын биш полилингваль мәктәп ачылачак


Быел күп телле мәктәп Чаллыда эшли башлый. Түбән Кама, Әлмәт, Лаеш районының Усад авылында һәм Казанда яңа мәктәпләрнең төзелеше башлана.

Алдагы елларда Татарстанда тагын биш полилингваль мәктәп ачылачак. Бу турыда онлайн-конференция барышында "Яңарыш" фонды башкарма мөдире Татьяна Ларионова хәбәр итте.

"Без республикада 6-7 шундый комплекс булырга тиеш дигән фикергә килдек, аеруча шәһәрләрдә. Авылларда татар теле саклана, ә менә шәһәрдә без шундый парадокслы хәлгә килеп җиттек ки, татар балаларын татар теленә яңабаштан өйрәтергә мәҗбүрбез" диде ул.

Ларионова быел Казанда һәм Алабугада полилингваль мәктәпләр беренче уку елларын тәмамлавын искәртте. 1 сентябрьдән Чаллыда шундый мәктәп ишекләрен ача. Шулай ук Түбән Камада һәм Әлмәттә күп телле мәктәпләр төзү планга салынган. "Күптән түгел президент Лаеш районы Усад авылында комплекс төзү карары кабул итте, Казанда да тагын бер мәктәп булачак. Чөнки Казанда мондый мәкәпләргә ихтыяҗ искиткеч зур – хәзер бездә сыйныфларда 24 бала урынына 38-39 бала укый" ди аңлатты Ларионова.

Полилингваль гимназияләрдә укытыла торган телләргә тагын яңа телләр дә өстәләчәк. Алабугада, мәсәлән, укучылар төрек телен өйрәнәчәк, чөнки Алабугада аерым икътисад зонасында төрек ширкәтләре эшли, төрекчә белгән белгечләргә ихтыяҗ зур дигән ул.

Татьяна Ларионова сүзләренчә, комплексларда мәктәпкәчә белем бирү дә оештырыла. Алабугада ике балалар бакчасы полилингваль итеп корылган, Чаллыда өч шундый бакча, Усадта да полилингваль балалар бакчасы оештырылган.

Шулай ук бу мәктәпләр каршында Өстәмә белем бирү үзәкләре дә эшләячәк. Казанда шундый үзәк төзелеше тәмамланып килә. Ул Аккош күле янында урнашачак. "Бу ел әйләнәсе эшли торган үзәк була. Балалар анда укытучылары белән барып, яшәп, күпмедер вакытка тел мохитына чумачак" дип сөйләде Татьяна Ларионова.

Беренче "Адымнар" полилингваль мәктәпләре 2020нче елда Казан һәм Алабуга шәһәрләрендә ачылды. Уку йортлары Татарстанның элекке президенты, "Яңарыш" фонды рәисе Миңтимер Шәймиев тәкъдим иткән күптелле мәктәпләр челтәренә карый. Мәктәпләр белән бергә комплексларга балалар бакчалары һәм өстәмә белем бирү үзәкләре дә керергә тиеш.

Казандагы мәктәп комплексына полилингваль мәктәп, билингваль мәктәп, тулай торак керә. Мәктәптә аерым фәннәрне татарча һәм инглизчә укытыла.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG