Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар телле өч җәйге алан эшләячәк


Актанышта "Бүләк" аланы, архив фотосы
Актанышта "Бүләк" аланы, архив фотосы

"Дуслык", "Гөлстан" һәм "Тартария" аланнарын үткәрергә дәүләттән 2 млн 200 мең сум акча каралган.

Быел Казанда балалар өчен татар телендә өч җәйге алан эшләячәк. Бу хакта 24 майда шәһәр хакимияте киңәшмәсендә Казанның балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов белдерде.

"Быел 3 алан эшләячәк. Татар халкының мәдәнияте һәм теле хакында "Дуслык" һәм "Гөлстан" сменалары, балаларның һәм яшьләрнең интеллектуаль иҗаты буенча төбәкара "Тартария" форумы. Җәйге чорда барлык аланнарда туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан төрле чаралар үткәрү планлаштырыла. Һәр уенда, квестта "Туган телдә 115 сүз" акциясе һәм башка проектлар узачак", диде ул.

Шәһәр түрәсе белдергәнчә, әлеге аланнарны Татарстан мәгариф министрлыгы оештыра.

"Гөлстан" белән "Дуслык" аланнары июль азагында башланачак. "Тартария" форумы августта узар дип көтелә. Әлеге аланнарда Татарстан һәм Русия төбәкләрендә укучы 12 яшьтән өлкәнрәк татар балалары катнашачак. Аланда йөрү бушлай булачак.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы дәүләт сатып алулары порталында тендер игълан ителгән иде. Әлеге татар аланнары өчен 2 млн 200 мең сум акча каралганы язылган.

Әлеге аланнар узган ел да оештырылды. Әмма коронавирус сәбәпле Татарстаннан читтә яшәүче татар балаларын кабул итмәделәр. Быел андый чикләү булмаячак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG