Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт аты көне ел саен июльдә Баймак районында узачак


Иллюстатив фото
Иллюстатив фото

Башкорт токымлы атлар фестивален бәйрәм итү турында Башкортстан җитәкчесе карары чыккан.

Башкортстанда быелдан башлап ел саен Башкорт токымлы атлар фестивале уздырылачак. Бу бәйрәм июльнең өченче шимбәсенә билгеләнгән. "Башҡорт аты" башкорт токымлы атлар республика фестивале уздыру урыны итеп Баймак районы сайланган. Бу турыда Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров имзалаган боерыкта әйтелә.

Фестивальнең максатлары – Башкортстан республикасында ат үрчетү, кымыз ясау, халык кәсепләре гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, башкорт токымлы атларның баш санын арттыру һәм аларны таныту, диелә.

Башкортстан хөкүмәтенә 2021 елның 1 июненә кадәр фестивальнең оештыру комитетын раслау йөкләнгән. Комитетны вице-премьер Азат Бадранов җитәкләячәк. Шулай ук бәйрәмне әзерләү һәм аны уздыру планы да әзер булырга тиеш диелә.

Башкорт атын яклау көнен кертергә тәкъдимне мартта Башкорт корылтае яңгыраткан иде. Корылтай җитәкчесе Галим Якупов башкорт атының үзенәгенә хас токым сыйфатлары юкка чыгып бара, аларны саклап калу өчен шундый бер чара кирәк дип белдерде.

2018 елның декабрендә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хәҗипов республикадагы ат үрчетү хуҗалыклары "татар атын" аерым токым буларак теркәүче документ алганын хәбәр иткте. 2019 елның февралендә сакланучы селекция казанышлары дәүләт реестрында "Татар" токымлы атларга патент теркәлгән.

Хәзерге вакытта Татарстанның Лениногорски, Әлки, Теләче, Саба районнарында фермерлар татар токымлы атны үрчетү белән шөгыльләнә. 2020 елның февралендә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы татар атлары үрчетүне үстерү өчен фермерларга 5 млн сум субсидия биреләсен хәбәр итте.

Татар атын популярлаштыручы, 2019 елда татар атлары җигеп Мәккәгә сәфәр кылган Рәсүл Ахияретдинов Азатлыкка башкорт аты "халык селекциясе" ярдәмендә табылган, бу ышанычлы юл түгел, татар аты фәнни нигезле итеп ачыкланган дип сөйләгән иде. Ул шулай ук Евразия далаларында яшәгән халыкларның атлары уртак булырга мөмкин дигән фикер дә әйтте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG