Accessibility links

Кайнар хәбәр

1 июньнән Грузия күрше илләре белән коры җир чикләрен ача


Грузиягә керү урыны
Грузиягә керү урыны

Грузиягә кергәндә вакцинациянең тулы курсын узу турында документ яки COVID-19 ачыкланмау турында ПЦР-тест күрсәтергә кирәк.

1 июньдә Грузия якын күрше илләре белән коры җир чикләрен ача. Мондый карарны Грузия премьер-министры каршындагы коронавируска каршы көрәш координация шурасы кабул иткән.

Илгә кергәндә вакцинациянең тулы курсын узу турында документ яки COVID-19 ачыкланмау турында ПЦР-тест күрсәтергә кирәк дигән координация шурасы штабы башлыгы Георгий Гибрадзе.

Илнең коры җир чикләре пандемия сәбәпле 2020 елның мартыннан ябылган иде. Халыкара очышларга чикләүләр 1 февральдән алынды, ләкин Русия белән туры рейслар әлегәчә юк.

2 майдан Русиягә чит илдән кайтучылар ковидка ике тест бирергә тиеш. Анализ нәтиҗәләрен алганчы изоляция тору кирәк.

Грузиядә соңгы тәүлектә коронавирус 1 354 кешедә ачыкланган, 15 кеше әлеге инфекция йоктырганнан соң үлгән. Барлыгы илдә коронавирустан 4 654 кеше үлгән дип хәбәр ителә хөкүмәт тараткан мәгълүматларда.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG