Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда быел кече нефть ширкәтләренең нефть чыгаруы кимегән


Республиканың сәнәгать җитештерүе дә 3 процентка төшкән.

Быелның беренче чирегендә Татарстандагы кече нефть ширкәтләренең "кара алтын" чыгаруы кими башлаган. Бу хакта бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт киңәшмәсендә белдерде.

"Беренче кварталда Татарстанның кече нефть ширкәтләре 1 млн 718 мең тонна нефть чыгарган. Бу 3,6 процентка азрак. Республикада макроикътисади күрсәткечләрдә дә кимү күзәтелә. Сәнәгать җитештерүенең күләме 821 млрд сум тәшкил итте. Сәнәгать җитештерүенең индексы 97,7 процент булды. Нефть тармагы безнең икътисадта зур урын алып тора. Шуңа ул безнең күрсәткечләрдә дә чагыла", диде Миңнеханов.

Кече нефть ширкәтләре яңа 90 скважинада нефть чыгарган. Шул ук вакытта капиталь кертемнәр күләме 9 процентка төшкән.

Ел башында узган хөкүмәт киңәшмәсендә Татарстанның кече нефть ширкәтләре ятмаларының чиреге зыянга эшләячәк диелде. Моны федераль үзәкнең яңа салым системы кертүе белән бәйләп аңлаттылар.

Быелның 1 гыйнварыннан файдалы казылмалар чыгаруга салымның киметелгән коэффициентлары бетерелде. Татарстан кече нефть ширкәтләре карамагындагы 94 ятманың 50се ташламалы салым түләгән булган. Шуларның яртысы зыянга эшләячәк дип фаразланды. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу үзгәрешләр республика бюджетына көчле йогынты ясаячак дип кисәткән иде.

Бүген Татарстанда 29 кече нефть ширкәте эшли. Узган ел алар 7 млн тоннага якын нефть чыгарган. Оешмалар барлыгы 78,4 млрд сум салым түләгән. Бу, 2019 ел белән чагыштырганда, 42 млрд сумга азрак. Кече нефть ширкәтләре Татарстанның бюджетына 6,7 млрд сум күчергән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG