Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Мифтахов апелляциясен карау июньгә күчерелде


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Коронавирус чикләүләре сәбәпле, утырышка тыңлаучылар һәм матбугат чаралары вәкилләре уздырылмады.

25 май Мәскәү мәхкәмәсе "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен вату акциясендә катнашуда гаепләнүче Азат Мифтахов, Елена Горбань һәм Андрей Ейкин апелляцияләрен карый башлады. Утырышка тыңлаучылар һәм матбугат чаралары вәкилләре уздырылмады, мәхкәмәнең матбугат хезмәте моны коронавируска бәйле чикләүләр белән аңлатты.

Фигурантларның берсе авыру сәбәпле, мәхкәмә утырышны 9 июньгә күчерде.

Бүген мәхкәмәгә Мифтаховка теләктәшлек күрсәтергә килгән Константин исемле егет (фамилиясен белдертергә теләмәде) Азатка мондый кырыс карар аның сәяси карашлары өчен бирелгән дип уйлый. "Баштан ук сәясиләштерелгән эш иде. Башкаларга сабак булсын өчен. Анархист карашлары өчен шулай озакка утырттылар", диде ул Азатлыкка.

DОХА журналы редакторы Армен Арманян әнисе Марине Азизбекян да Мифтаховка хөкем карары кырыс булды дип белдерде Азатлыкка.

"Карар аның кылган җинаятенә һич туры килми. Җинаять юк та инде. Башта аны тоткарладылар. Җәмәгатьчелек шау-шу күтәргәч чыгардылар һәм шул ук көнне тагын тоткарладылар. Аны "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ватуда гаепләделәр. Бердәнбер аны күргән кеше каравылчы булды. Имеш, төнлә аны кашларыннан таныган. Ике ел кеше СИЗОда утырды һәм ни өчен хөкем итүләре аңлашылмады. Алты ел бирделәр. Бу бик кырыс хөкем. Хәтта ул тәрәзәне өч тапкыр ваткан булса да, карар бу кадәр кырыс була алмый. Хакимият хәзер барлык прогрессив һәм акыллы кешеләрдән курка. Бу фикерләре, дөреслек өчен чыгарылган карар", диде Азибекян.

Теләктәшлек күрсәтергә килгән анархист Марина Попова: "Бу эш мәхкәмәдә каралганда, Горбань һәм Ейкин, Азаттан аермалы буларак, читкә китмәү шарты белән иректә калдырылды, алардан кала бу эшкә бәйле башкалар Русиядән китәргә мәҗбүр булды. Ни сәбәпле нәкъ Азат Мифтаховны утыртырга булганнардыр — белмим, шәхсән аның белән таныш түгел. Әмма сәяси активистларга, бу очракта анархистларга һәм антифашистларга каршы эш икәне ачыктан-ачык күренә. Аның максаты булып бөтен протест хәрәкәтен, сәяси төркемнәрне бастыру тора", диде.

18 гыйнвар Мәскәүнең Головино мәхкәмәсе математик Азат Мифтаховны 2018 елның гыйнварында "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепле дип тапты. Мифтахов алты елга ирегеннән мәхрүм ителде. Мәхкәмә Азат Мифтахов, Елена Горбань һәм Андрей Ейкинны сәяси нәфрәт мотивлары белән хулиганлык кылуда гаепле дип таныды. Әлеге өчлек "Народная самооборона" төркемендә катнашкан, сүз куешып план төзегән, "тәрәзә ватар өчен" махсус предмет һәм фаер тапкан диелә хөкем карарында. Горбань — дүрт, Ейкин ике елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителгән иде.

Азат Мифтахов үзе гаебен танымый. Ул "Народная самооборона" оешмасы активисты түгеллеген, "Бердәм Русия"гә карата нәфрәт хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмавын белдерә.

Европа иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ОБСЕ) демократия институтлары һәм кеше хокуклары Бюросы Русиядә хулиганлыкта гаепләнеп, алты елга ирегеннән мәхрүм ителгән Азат Мифтаховка карата гаепләүләргә борчылуын белдерде.

Европа берлегендә дә Азат Мифтахов эшенең "игътибар белән" күзәтеп барылуы хәбәр ителде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG