Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вашингтон COVID-19ның килеп чыгышын тикшерергә чакыра


Американың рәсми вәкиләре SARS-CoV-2 вирусының килеп чыгышын халыкара комиссия тикшергәндә Кытай "тулысынча ачык" булмады дип белдерде.

"Нәтиҗәләре ничек килеп чыгуга карамастан, без моның төбенә төшәргә тиеш. Безгә Кытайның тулысынча ачык булуы кирәк. Безгә бу эштә Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы (WHO) ярдәме кирәк, әлегә без ул ярдәмне тоймыйбыз", диде Ак йорт киңәшчесе Энди Славитт.

Рәсми мәгълүматка караганда, коронавирус чыганагы - кыргый хайваннар ите, алар исә үз чиратында вирусны ярканатлардан йоктырган.

Вирусның лабораториядән чыгу ихтималы төрлле илләрдәге күпчелек белгечләр һәм медицина вәкилләре тарафыннан кире кагылды. Үһәндә вирусология институты бар, баштарак вирус саксыз эш итү сәбәпле шундагы лабораторияләрнең берсеннән чыккан булырга мөмкин дигән фаразлар йөри иде.

Үһәнгә ел башында барган WHO экспертлары вирус җанвардан кешегә күчкән дигән нәтиҗәгә килде.

Күптән түгел шулай ук АКШ Дәүләт департаментының коронавирус чыганагын эзләү белән бәйле үз тикшерүләрен башлавы билгеле булган. Тикшерү былтыр көз башланган. CNN хәбәр итүенчә, Дәүләт департаментын бигрәк тә вирусология институтының Кытай гаскәре белән бәйләнеш факты кызыксындыра. Тикшерүне президент Джо Байден идарәсе туктаткан, ул беренчел нәтиҗәләрнең дәлилләренә шикләнгән.

Якшәмбе Wall Street Journal Америка күзләве хисабы турында материал чыгарды. Анда Үһән институты хезмәткәре COVID-19 билгеләре белән 2019 елның ноябрендә үк хастаханәгә эләккән диелә. Рәсми Пекин беренче йоктыру 2019 елның декабрь ахырына булды дип белдерде.

Ак йортның медицина киңәшчесе Энтони Фаучи вирусның җанвардан кешегә йогуын иң ихтимал вариант дип саный, ләкин, аның сүзләренчә, "тикшерү барыбер уздырылырга тиеш".

2019-nCoV исеме алган билгесез коронавирус 2019 елның декабрь башында Кытайның Хубэй вилаятенең Үһән (Ухань) шәһәрендә ачыкланды. Вирусның чыганагы – шәһәрдәге кыргый җанварлар сатыла торган базар диелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG