Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда "Хәләл" стандарты комитеты рәисе итеп Габбас Кадыйров билгеләнгән


Габбас Кадыйров
Габбас Кадыйров

Шул ук вакытта ул Питрәч районы имам-мөхтәсибе вазифасында да кала.

Татарстан мөселманнары Дини нәзарәтенең "Хәләл" стандарты комитеты рәисе итеп Габбас Кадыйров билгеләнгән. Комитет белән җитәкчелекне ул Питрәч районы имам-мөхтәсибе вазифасы белән бергәлектә алып барачак диелә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте хәбәрендә.

Габбас хәзрәткә 33 яшь, ул чыгышы белән Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылыннан. 2014 елда "Әл-Әзһәр" университетын (ислам хокукы белгечлеге), 2019 елда Русия транспорт университетын ("Халыкара мөнәсәбәтләр" белгечлеге буенча бакалавриат) тәмамлый, хәзерге вакытта Русия ислам институтында магистратурада укуын дәвам иттерә.

Үзәкләшкән дини оешма – Мәскәү шәһәре һәм "Мәскәү Мөфтияте" Үзәк төбәк мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе, халыкара бүлек җитәкчесе булып эшләгән. Татарстанда дини эшчәнлеген Казанның "Тынычлык" мәчетендә имам булып башлаган. 2018 елдан Татарстанның Питрәч мөхтәсибәтен җитәкли. Татар, гарәп, алман, инглиз телләрен белә.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы "Хәләл" стандарт комитеты 2005 елда хәләл продукция җитештерүне һәм сатуны тикшереп тору өчен төзелә. Моңа кадәр аны Ирек Җиһаншин җитәкли иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG