Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Иске таш мәчет 30 миллион сумга төзекләндереләчәк


Иске таш мәчете манарасы
Иске таш мәчете манарасы

XIX гасыр тарихи һәйкәлен төзекләндерүгә акчаны Русия мәдәният министрлыгы бирә. Эшләр 2022 елда тәмамланырга тиеш.

Казанның Яңа бистәсендәге Иске таш мәчетне төзекләндерүгә федераль бюджеттан 30 млн сум биреләчәк. Бу акча ике өлешкә бүлеп түләнәчәк, мәчеттә төзекләндерү эшләре 2022 елга тәмамланырга тиеш. Әлеге мәгълүмат Русия дәүләткә сатып алулар сайтында урнаштырылган тендерда әйтелә.

Русия мәдәният министрлыгы мәчетне төзекләндерүне "Мәдәният үсеше" дәүләт програмы кысаларында финанслый диелә. Иске таш мәчет федераль әһәмияттәге архитектура һәйкәле статусына ия.

XIX гасыр башында төзелгән тарихи мәчет бинасы совет вакытында мех заводы келәте, һоспиталь, балалар сәнгать мәктәбе булып торган. 1994 елда мөселманнарга кире кайтарыла, ләкин бина аларга җимерек хәлдә тапшырыла.

Мәчет имамы Надир Шәйморатов элегрәк Азатлыкка әйтүенчә, мәчетнең инде 50 еллап төзекләндерелгәне юк. Төзекләндерүне сорап ул республика җитәкчелегенә берничә ел дәвамында мөрәҗәгать итеп килүе, ләкин әлегә кадәр бернинди дә ярдәм булмавы турында сөйләде.

Белешмә. ​Иске Таш мәчет (Тугызынчы мәчет) — Казанның тарихи мәчетләренең берсе. Яңа Татар бистәсендә урнашкан. Риваятьләргә күрә мәчет 1552 елда Казанны рус гаскәрләреннән яклап һәлак булган көрәшчеләр каберендә төзелгән. Кабер зур иске таш белән билгеләнгән булган. Мәчет 1802 елда сәүдәгәр Габдулла Үтәмешев акчасына төзелә. 1830 елда Александр Шмидт проекты буенча реконструкция үтә. Мәчет 1930 елларда ябыла. Совет чорында ул мәктәп һәм склад булып кулланылган. 1994 елдан янә мәчет булып кулланыла башлый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG