Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иван Голунов эше нигезендә гаепләнүче элекке полиция хезмәткәрләренә 12 елга кадәр колония җәзасы бирелде


Иван Голунов
Иван Голунов

Аларга 7 елдан алып 16 елга кадәр гомум тәртипле колония соралган иде

Мсәкәү шәһәре мәхкәмәсе "Медуза" (басма ят агент матбугат чарасы дип танылган) журналисты Иван Голунов эше нигезендә хөкем карары чыгарды. Гаепләү ягы элекке полиция хезмәткәрләренә 7 елдан алып 16 елга кадәр гомум тәртипле колония сораган иде.

Игорь Ляховецка 12 ел гомум колония бирелде. Максим Уметбаев, Роман Феофанов һәм Акбар Сергалиев сигезешәр ел алды.

Үз гаебен таныган Денис Коновалов биш елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Моннан тыш, аларның полициядәге званиелары алынды, колониядән чыккач дүрт ел дәвамында хокук саклау оешмаларында эшләү тыелды.

Мәхкәмә шулай ук гаепләнүчеләр зыян күрүчегә һәрберсе бер миллион сум түләргә тиеш диде.

Колония мөддәтләре 2020 елның 29 гыйнварыннан санала башлаячак.

  • Журналист Иван Голуновны 2019 елның 6 июнендә тоткарладылар. Аның букчасында әфьюн табылды диелде. Ләкин журналист бу наркотикларны букчага полиция үзе салган диде.
  • Голуновка карата ялган җинаять эше җәмәгатьчелекнең күтәрелүенә сәбәп булды. 11 июньдә Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев журналистның гаебе дәлилләнмәүне әйтеп, аңа карата җинаять җаваплылыгы туктатылуын белдерде.
  • Декабрьдә, Голуновның күпсанлы мөрәҗәгатьләреннән соң, аңа наркотиклар салган һәм тоткарлаганда физик көч кулланган полиция хезмәткәрләренә карата җинаять эше ачылды. Голунов зыян күрүче дип табылды.
  • Журналист әлеге эш кем дә булса кушуы белән башкарылган дип саный, ләкин тикшерү аны ачыкламады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG