Accessibility links

Кайнар хәбәр

Арча районы Урта Пошалым авылы мәктәбен башлангычка калдыралар


Моңа кадәр мәктәпне саклап калуны сорап авыл халкы Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән иде.

2021 елның 1 июненнән Арча районының Урта Пошалым авылындагы 9 еллык мәктәп башлангыч сыйныфлар мәктәбенә үзгәртеләчәк. Бу хакта Арча районы башкарма хакимияте җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илшат Галимуллинның авыл халкына язган җавап хатында әйтелә (хатның күчермәсе Азатлыкта бар).

"Быел мәктәптә 17 бала белем ала, аларга 12 укытучы белем бирә, биш техник хезмәткәр хезмәт күрсәтә. Кызганычка каршы, киләсе елларда авылда балалар саны кимү күзәтелә. Яңа уку елында укучылар саны 11 булачак: алтысы башлангыч сыйныфта, бишесе өлкән сыйныфта укыячак. Балалар аз булганда мәктәпнең бүгенге тәртиптәге эшчәнлеге нәтиҗәле түгел, шуңа бәйле рәвештә оптимизации үткәрү зарур дип саныйбыз", дип аңлаткан Арча башкарма хакимияте җитәкчесе.

Шулай ук анда "бүгенге көндә сүз мәктәпне ябу турында бармый, ә бәлки белем бирү оешмасының эчшәнлек төрен үзгәртүне күзаллый" дип өстәлгән. Хат татар телендә.

Мәктәп укытучылары Азатлыкка хәбәр итүенчә, киләсе уку елында тугыз укучы Лесхоз мәктәбенә укырга китәчәк. Укытучыларга әлегә яңа эш урыны тәкъдим ителмәгән. 12 укытучының берсе генә мәктәптә эшләп калачак.

Моңа кадәр Урта Пошалым авылы халкы Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка мөрәҗәгать юллаган иде. Хатта барлыгы 75 кешенең имзасы тора. Республика җитәкчелеге мәсьәлә район хакимияте үзе хәл итәргә тиеш дип белдерде.

Татарстанның Арча районы Урта Пошалым авылында 9 еллык мәктәпне башлангычка калдыруны район хакимияте вәкилләре балалар саны аз булу белән аңлата. Ләкин ата-аналар да, укытучылар да түрәләрнең бу дәлиленнән канәгать түгел. Алар татар телле мәктәпне күршедәге Лесхоз бистәсендәге рус мәктәбенә алыштырырга теләмәвен, авылда татар мәктәбен саклап калуны сорады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG