Бүген Лениногорски шәһәр мәхкәмәсендә прокурор аеруча авыр җинаятьләр кылуда шикләнелгән элеккеге полиция хезмәткәре Радик Бәдретдиновны СИЗОда калдыру вакытын озайтуны сорауга карамастан, хөкемдар урыннан китмәү һәм үзен тиешлечә тәртиптә тоту шарты белән аны сак астыннан азат иткән. Бу хакта "Зона права" хәбәр итә.
Лениногорски районы Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт хезмәтенең элекке инспекторы Радик Бәдретдинов 16 яшьлек кызны көчләү һәм аңа карата сексуаль көч куллануда гаепләнә.
Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 2020нче елның февралендә инспектор Радик Бәдретдинов социаль челтәрдә 16 яшьлек кыз белән таныша һәм машинасында аңа карата көч куллана. Аны фаш иткәч, Бәдретдинов, полиция хезмәткәрләре белән, Лениногорскидагы Тикшерү комитеты бинасына китерелә, ләкин ул аннан ничектер кача. Бәдретдинов федераль эзләүгә игълан ителә һәм шул ук елның июлендә генә Лениногорски районының бер авылындагы дустының өендә табыла.
Рәсми эчке тикшерү нәтиҗәсендә, Бәдретдинов эчке эшләр органнары хезмәткәре намусын бозган өчен эштән алына. Ведомство карамагындагы кешеләргә контроль булмаганлыктан, Лениногорски районы ЮХИДИ бүлеге башлыгы Виталий Слободинга кисәтү ясалды. Район полиция бүлеге башлыгы урынбасары (җәмәгать тәртибен саклау өчен җаваплы) Андрей Иваньчинга "хезмәткәрләре катнашындагы гадәттән тыш хәлләрне кисәтүдә тиешле чаралар күрмәгән өчен" каты шелтә белдерелде. Зыян күргән тараф мәнфәгатьләрен "Зона Права" белән хезмәттәшлек итүче адвокат Андрей Сучков яклый.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!