Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полиция сәясәтче Дмитрий Гудков өенә тентү белән килгән


Дмитрий Гудков
Дмитрий Гудков

"Ачык Русия" хәрәкәтенең элекке рәисе Александр Соловьев һәм Гудковның штабы җитәкчесе Виталий Венедиктовка да тәртим саклау оешмалары вәкилләре килгән.

Русия думасының элекке депутаты, оппозиция сәясәтчесе Дмитрий Гудков Коломна янындагы дачасында тентү барганын хәбәр итте. "Формаль яктан нинди сылтау белән икәнен белмим, реаль сәбәбе ачык аңлашыла" дип язган Гудков үзенең Telegram-каналында.

Сәясәтченең әтисе, Русия думасының элекке депутаты Геннадий Гудков йортка "ОМОН бәреп керде", ә монда улларым балалары белән, туганнар, дип язып чыкты. Бөтен телефоннар өзелгән. Ун машинада килделәр, бер йөз хезмәткәр "куркыту һәм башбаштаклык операциясе уздыра, дип язган ул Twitter-да.

Геннадий Гудков язганча, полиция аның хатынының кыз туганына һәм Дмитрий Гудковның Мәскәүдәге фатирына да килгән.

Моннан тыш, "Ачык Русия" хәрәкәтенең элекке рәисе Александр Соловьев һәм Гудковның штабы җитәкчесе Виталий Венедиктовка да тәртип саклау оешмалары вәкилләре килгән дип хәбәр ителә.

Әлеге тентүләр "Ачык Русия"нең элекке башкарма мөдире Андрей Пивоваровка каршы ачылган "теләнмәгән оешма" турында җинаять эше белән бәйледер дип фаразлана.

Дүшәмбе Андрей Пивоваровны Варшавага очар алдынан Пулково һава аланында очкычтан төшергән иделәр. Тоткарлаганнан соң аны сорау алу өчен Тикшерү комитетына алып киткәннәр. Адвокаты аша Пивоваров үзенә каршы "теләнмәгән оешма" турында җинаять эше ачылганын хәбәр иткән. Эш Краснодарда ачылган булган, шуңа күрә Пивоваровны шул шәһәргә илтәчәкләр диелә.

27 майда "Ачык Русия" эшчәнлеген тулысынча туктатуын игълан итте. Бу аның тарафдарларын "теләнмәгән оешма" турында җинаять эшләре ачып эзәрлекләүләрдән саклау өчен эшләнә диелде.

Теләнмәгән оешмалар турында канун 2015 елның маенда имзаланды. Документка ярашлы, аларга Русиядә эшләү тыела.

"Теләнмәгән оешмалар" дип баш прокурор яки аның урынбасары "дәүләт иминлегенә һәм конституция төзелешенә янаучы" санаган, хөкүмәтнеке булмаган теләсә кайсы оешма таныла ала. Исемлеккә кертелгәннән соң, оешманың банк хисаплары туңдырыла. Шулай ук аларның бөтен бүлекчәләре ябылырга тиеш. Мондый оешмалар белән хезмәттәшлек итү тыела. Канун бозучыларга 500 мең сумга кадәр штрафлар һәм төрмә җәзасы каралган.

2017 елның 26 апрелендә Баш прокуратура Британиядә теркәлгән һәм Михаил Ходорковский белән бәйле булган Open Russia Civic Movement һәм OR (Otkrytaya Rossia) оешмаларын теләнмәгән дип таныды. Русиядәге "Ачык Русия" хәрәкәтендә һәм шул ук исемдәге иҗтимагый оешма вәкилләре безнең Британиядәге оешмаларга катнашыбыз юк дип белдереп килде. Моңа карамастан, "Ачык Русия" әгъзалары хакимият тарафыннан эзәрлекләүләргә дучар булды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG