Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәхкәмәсе Рефат Чубаровка 6 ел колония хөкеме чыгарды


Рефат Чубаров
Рефат Чубаров

Чубаров көч кулланып киңкүләм чуалышлар оештыруда гаепләнде.

Кырымның Русия контролендәге мәхкәмәсе Кырымтатар мәҗлесе (Русиядә экстремистик дип танылган һәм тыелган оешма) рәисе Рефат Чубаровка читтән торып хөкем карары чыгарды. Аңа алты ел гомум тәртипле колония һәм штраф җәзасы бирелде. Прокурор тугыз ел сораган иде.

Чубаровка карата җинаять эше "Көч кулланып киңкүләм чуалышлар" оештыру маддәсе нигезендә ачылды. Сүз 2014 елның 26 февралендә булган вакыйгалар турында бара.

Тикшерү комитеты Кырым автоном республикасының Югары радасы бинасы янында "Чубаровның киңкүләм чуалышлар оештыруда турыдан-туры катнашуына дәлилләр табылды" дип белдерә.

Русия тикшерүчеләре мәгълүматынча, 2014 елның 25 февралендә Чубаров үзенең урынбасары Ахтем Чийгозга "Югары Рада бинасы янында киңкүләм чуалышлар оештырырга һәм анда катнашкан Мәҗлес тарафдарлары белән җитәкчелек итәргә кушкан".

Әлеге вакыйгалар Кырым аннексиясе һәм Русия контроленә кадәр булды, ләкин Чубаровны "тәртипсезлекләр оештыру" өчен Русия кануннары нигезендә хөкем итәләр.

Мәҗлес лидеры — Украина ватандашы, ул аннексиядән соң Кырымнан китте һәм Киевта яши. Аны читтән торып хөкем итәләр.

Чубаров Крым.Реалиига интервью биреп, гаепләү карары тормышыма йогынты ясамый диде һәм беренче чиратта чынлап та Русия төрмәләрендә утырган кырымтатарлар, этник украиннар турында уйларга чакырды.

Кырым аннексиясеннән Русия мәхкәмәләре дистәләгән украин тарафлы активистларны, Русиядә террорчыл дип танылып тыелган "Хизб-ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнгән кырымтатарларны хөкем итте.

2014 елның 26 февралендә Акмәчеттә Кырымның Югары Радасы бинасы янына Украинаның яңа хакимиятен тану таләбе белән биш меңгә якын кырымтатар җыелды. Алар Кырымны аннексияләүгә каршылык белдерде. Аларга каршы Акъярдан (Севастополь) махсус автобуслар белән сивил киемдә Русия хәрбиләре китерелеп, Русия яклы митинг башладылар. 27 февраль Кырым хөкүмәте, дәүләт биналары Русия тарафыннан аннексияләнде. Кырымтатар Мәҗлесе тыелды.

2015 елның гыйнварында Русия тикшерү комитеты 26 февраль митингындагы тәртипсезлекләр турында җинаять эше ачты.

Ахтем Чийгоз, Али Асанов, Мустафа Дегерменджи, Эскендер Кантемиров, Талят Юнусов, Эскендер Эмирвалиев, Арсен Юнусов һәм Эскендер Небиев тоткарланды.

Соңрак мәхкәмә әлеге эшне икегә бүлде, Кырымтатар Мәҗлесе лидерларының берсе Ахтем Чийгоз эше аерып чыгарылды.

2015 елның декабрендә Талят Юнусов 3,5 елга, Эскендер Небиев ике елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителде.

2017 елның 11 сентябрендә Чийгоз тәртипсезлекләр оештыруда гаепләнеп, сигез ел колониягә хөкем ителде.

Шул ук елның 25 октябрендә Русия хакимияте Ахтем Чийгозны иреккә чыгарды һәм Төркиягә тапшырды. Соңрак ул Киевка кайтты.

2018 елның 19 июнендә Али Асанов һәм Мостафа Дегерменджи 4,5 елга, Арсен Юнусов һәм Эскендер Кантемиров 4 елга, Эскендер Эмирвалиев 3,5 елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителде. Һәрберсенә өч еллык сынау вакыты билгеләнде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG