Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "халыклар татулыгын ныгытуга" 36 миллион сум бүленәчәк


"Түгәрәк уен" фестивале, архив фотосы
"Түгәрәк уен" фестивале, архив фотосы

Әлеге акчалар милләтләр һәм диннәр арасындагы татулыкны булдыру, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга ярдәм итүгә тотылачак диелә.

Казан шәһәре бюджетыннан 2021 елда "ватандашлар татулыгын ныгыту" максатыннан 36,5 миллион сум биреләчәк. Бу турыда шәһәр башкарма комитеты карарында әйтелә. Әлеге акчалар төрле милләтләр һәм диннәр арасында тынычлык һәм татулыкны булдыруга, рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклауга тотылачак диелә.

Шәһәр тормышка ашыра торган әлеге програм 2014-2018 елларга төзелгән булган, аны 2023 елга кадәр озайтканнар. Ун елда аның кысаларында 71,3 млн сум тотылырга тиеш. Иң күп акча 2021 елда бирелә – 36,5 млн сум. Алдагы елларда 3-4 миллион сум тирәсе тотылган, киләсе ике елга да шул чама акча тоту ниятләнә, әмма бу саннар үзгәреш кичерергә мөмкин диелә.

2021 елда Казан башкарма комитеты әлеге акчаларга җирле үзидарә хезмәткәрләре өчен тренинг, курслар һәм семинарлар уздырачак, "Казанның иң яхшы мәдәният объектлары", Халыклар дуслыгы йортында дуслык һәм татулык дәресләре, видеороликлар ясау, Казан турныда хикәяләр бәйгесе, урыс һәм татар телләрендә олимпиадалар, татар теле курслары, метро вагоннарын бизәү һәм башка эшләр башкару ниятләнә.

Әлеге програм тормышка ашырылганнан соң 2023 елга казаннарның 72,75 проценты милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләр уңай дип бәяләргә тиеш, ә диннәр арасындагы мөнәсәбәтләр халкының 68,35 процентын канәгатьләндерергә тиеш була. Башка милләтләргә карата толерантлык дәрәҗәсе 62 процентка җитәргә тиеш, диелгән документта.

Апрельдә Татарстан хөкүмәте 2020-2023 елларда татар халкының милли үзенчәлеген саклап калуга 400 миллион сумга якын акча бүләчәге билгеле булды. 2020 елда бу програм кысаларында 70,4 миллион сум тотылган. Бу алда уйланылган күләмнән 28 миллион сумга кимрәк булган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG