Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар халкының милли үзенчәлеген саклау програмын финанслау 28 млн сумга кимегән


Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле

2020 елда бу максаттан 70 миллион сумнан артык акча тотылган диелә, програмга ярашлы, 100 млн сумга якын тотылырга тиеш иде.

Татарстан хөкүмәте карарына ярашлы, 2020-2023 елларда татар халкының милли үзенчәлеген саклап калуга Татарстан 400 млн сумга якын акча бүләчәк. Әлеге програм кысаларында 2020 елда 70,4 млн сум тотылган диелә.

Документ узган елның августында расланган иде. Анда бу максаттан дүрт елда барлыгы 420,9 млн сум тотылыр дип фаразланды. 2020 ел хисабына караганда, узган елда башта уйланылганнан 28 млн сумга азрак акча тотылган.

2021-2023 еллар планнарына да үзгәрешләр кертелгән. Быел республика програмына 109,4 млн сум, 2022 елда − 116,9 млн сум, 2023 елда − 96,1 млн сум бирелер дип көтелә. Финанслау күләме алдан фаразлау рәвешендә, ул елдан-елга төзәтелеп барылачак диелә.

Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу програмы нигезендә нинди нәтиҗәләргә ирешергә кирәклеге дә әйтелә. Мәсәлән, татар халкының матди һәм матди булмаган мирасы объектлары саны 200 процентка артырга тиеш.

Эшкәртелгән һәм музейларга тапшырылган археология табылдыклары дүрт меңгә җитәр дип фаразлана. Шулай ук татар телен һәм татар мәдәниятен өйрәнүнең яңа белем бирү програмнары булдыру, Татарстанда һәм чит төбәкләрдә яңа чаралар уздыру да көтелә.

Сәясәт белгече һәм тарихчы Илнар Гарифуллин 2020 елга бүленгән 100 млн сумга якын акчаны ничек тотарга кирәклеге турында Азатлыкка фикерләрен белдергән иде. Бу акчаны ул "республика өчен бер тамчы гына" дип бәяләде, аның республика бюджеты чыгымнарының 0,036 процентын гына тәшкил итүен, һәм бу акчаның Татарстанда гына түгел, читтә яшәүче татарлар өчен дә, барлыгы 6-7 млн сум татарга тотылачагын да искәртте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG