Дөньяда иң зур ит ризыклары җитештерү ширкәтенә киберһөҗүм Русиядән башкарылган булу ихтималы зур, дип белдерде сишәмбе Ак йорт вәкиле.
Сишәмбе АКШтагы иң зур ит җитештерү ширкәте JBS хакер һөҗүме сәбәпле үзенең тугыз комбинатын эштән туктатты. Әлеге корылмаларда Америка халкы куллана торган ит ризыклары күләменең чиреге җитештерелә. Комбинатларның эше тукталуга "оешкан киберһөҗүм" сәбәп булган диелә, әлеге һөҗүм JBSның Кушма Штатлар һәм Австралиядәге санакларына кагылган. Санак системына "куркытып акча талаучы програм" ярдәмендә һөҗүм ясаганнар, хакерлар шул рәвешле компьютерларны томалый һәм акча түләгәч кенә аларны кулланырга мөмкинлек бирә.
Экспертлар белдергәнчә, җитештерүне туктатып тору озакка сузылса, бу иткә дефицит һәм аңа бәяләр артуга китерергә мөмкин. JBS чәршәмбе үзенең күпчелек комбинатларында эш яңадан башланыр дип вәгъдә итте һәм киберһөҗүм куркынычын бетерүгә көчләрен җәлләмәвен белдерде.
Ак йорт белдерүенә ярашлы, АКШ Русия хакимиятенә әлеге һөҗүм турында мәгълүмат биргән һәм "җаваплы дәүләтләр үз җирләрендә куркытып акча талаучы җинаятьчеләргә сыеныр урын бирми" дип ассызыклаган.
Нибары өч атна элек киберһөҗүм Colonial Pipeline ягулык торбалары үткәргеченә ясалган иде, аның аркасында АКШның көнчыгыш штатларына берничә көн дәвамында бензин китерелми торды. FBI бу һөҗүм өчен Русиядән торып эш итүче хакерлар җаваплы дип белдерде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!