Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 200дән артык кешедән утлы корал алынган

Казан мәктәбендә атыш булганнан соң Росгвардия корал йөртергә рөхсәте булган кешеләрне тикшергән.

Татарстанда коралны дөрес итеп сакламаган өчен 200дән артык кешедән коралларын алганнар. Бу турыда Бизнес Online Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимовага сылтанып яза.

"200дән артык корал иясенә аны саклауга кагылышлы сораулар туды, аларның коралы алынды" дип сөйләгән Галимова.

Татарстанда корал тотучыларны тикшерү Казанның 175нче мәктәбендә атыштан соң башланды. 11 майда җинаятьче мәктәпкә ау мылтыгы алып килеп, тугыз кешене атып үтерде, 20дән артык кеше яраланды.

Хәзерге вакытта Татарстан Дәүләт шурасы корал әйләнешен тәртипкә салу турында канун инициативасы әзерли.

"Гаскәрдә хезмәт итмәгән, аучылар җәмгыятендә тормаган кешеләр нәрсәгә дип сатып ала ул коралны? Үз-үзен якларга дип язылган. Кемнән якларга? Кемдер янаса, хокук саклау оешмасына мөрәҗәгать ит. Ләкин көчле, сугышта кулланыла торган утлы корал сатып алу – аннары бу бәлагә китерә – артык кыйммәт бәя түләү булып тора" дигән фикер әйткән иде парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин.

Берничә ел элек Татарстан депутатлары корал сату яшен 21 яшькә кадәр күтәрүне тәкъдим итеп Русия думасына чыккан иде. Ләкин дума бу канун өлгесен хупламады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RLәсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

This item is part of
​
XS
SM
MD
LG