Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Конгрессына "Төньяк агым"га чикләүләрне кире кайтару турында канун өлгесе кертелгән


Элегрәк АКШ президенты Джо Байден идарәсе газүткәргечне төзүчеләргә карата санкцияләр кертүдән баш тарткан иде.

Республикан конгрессмен Фред Келлер Америка парламентының түбән пулатына Русиядән Германиягә сузылучы "Төньяк агым-2" газүткәргеченә чикләүләрне кире кайтаруны күз алдында тотучы канун өлгесе керткән.

Элегрәк АКШ президенты Джо Байден идарәсе газүткәргечне төзүчеләргә карата санкцияләр кертүдән баш тарткан иде. Президент һәм аның такымы бу санкцияләр нәтиҗәле түгел диде.

"Төньяк агымы-2" Балтыйк диңгезе астыннан Русиядән турыдан-туры Германиягә таба сузылучы газүткәргеч. Ул елына 55 миллиард куб метр газ үткәрү куәтенә ия. Апрельгә проект 95 процентка әзер булды дип белдерде Германия ягы. Шул ук вакытта АКШның элекке президенты Дональд Трамп идарәсе керткән чикләүләр аркасында газүткәргечнең соңгы километрларын төзү туктатылды дияргә мөмкин.

Әлеге вакытта Русия газының күп өлеше Европага Украина аша бара. Вашингтон һәм Европа берлегенең кайбер илләре газүткәргечне башка юлдан җибәрү Мәскәүнең Киевка басымын арттыруга юл куячак дип саный. Проектны төзүче "Газпром" АКШны гадел булмаган көндәшлектә гаепли.

Келлер сүзләренчә, ул "өстенлекле игътибарны америка энергетикасына" бирергә тели, ә Байден идарәсе исә, аның исәпләвенчә, "Американың энергетик бәйсезлеген йомшартмакчы була".

Моннан тыш, Вәкилләр пулатының халыкара эшләр комитеты рәисе республикан Майкл Маккол һәм комитетның 20 республиканы бу уңайдан дәүләт секретаре Энтони Блинкенга хат җибәргән. Анда алар Байден идарәсенең санкцияләрдән кертүдән баш тартуына борчылу белдерә дип хәбәр итә "Америка авазы".

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG