Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәйхразиев Сарман, Зәй, Тукай районнары балалар бакчаларында татарча тәрбиянең әз булуын тәнкыйтьләде


Васил Шәйхразиев

Милли Шура рәисе татар телендә аз белем бирүче районнар турында хисапны Татарстан җитәкчелегенә күрсәтәчәген әйтте.

Татарстанның Сарман, Зәй, Тукай районнарында татар телендә белем һәм тәрбия бирү кимегән. Әлеге күрсәткечләр белән танышу барышында Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев район түрәләрен тәнкыйтькә тотты. Утырыш Сарман районының Җәлил бистәсендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган иде.

Сарман районында яшәүчеләрнең 93 проценты татар булса да, балалар бакчаларына йөрүчеләрнең 54 проценты гына татарча тәрбия ала. Шәйхразиев бу саннарга гаҗәпләнде. Тукай районы күрсәткечләренә җиткәч, түрәләргә кисәтү ясады. Әлеге районда эшләүче балалар бакчаларында 35 процент бала гына татарча тәрбия алуы, җиде бакчада бөтенләй татар төркемнәре булмавы ачыкланды.

"Ни өчен 35 процент кына? Сарманда 55, ә сездә 35 процент кына? Моны җитә дип уйлыйсызмы?", дип сорады Васил Шәйхразиев.

"Бездә урыс балалар бакчалары да бар. Юк, бу нормаль түгел. 11 урыс балалар бакчасының дүртесендә генә татар төркемнәре ачылган", дип җавап бирде Тукай районы башкарма хакимияте җитәкчесе Илфак Бариев.

Васил Шәйхразиев сүзләренчә, районнар буенча хисап Татарстан җитәкчелегенә җибәреләчәк.

"Башка районнар янында сез аерылып торачаксыз. Сездән сорау булачак. Монда ике сәбәп кенә була ала. Йә ата-аналар татар телен укытуны теләми, димәк, без эшләп җиткермибез. Йә бакчаларда татар төркемнәрен ачу мөмкинлеге юк. Чират зур булуы, тәрбиячеләр җитмәве мөмкин. Бу да безнең эшләп җиткермәвебез булып санала. Без районнарны чагыштырып караячакбыз һәм Тукай районын аерым күрсәтәчәкбез. Республика көне алдыннан оештыру комитеты утырышында бу саннарны җитәкчелеккә җиткерәчәкбез. Без җыелып кына сөйләшергә тиеш түгел. Чаллыда узган утырышта юл харитасы кабул итү бурычы йөкләнде. Балалар бакчаларыннан башларга кирәк. Әгәр дә без җиде яшькә кадәр балага тәрбия һәм тел бирмибез икән, аннан соң була", диде хөкүмәт рәисе урынбасары.

Утырыш барышында күрше Зәй районында татар телендә белем һәм тәрбия алучыларның саны нибары 17 процент булуы гына ачыкланды.

Ел башында Казан мэриясе бакча балаларының 62 проценты татар телендә тәрбияләнә дип белдергән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG