Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мэриясе: бакча балаларының 62 проценты татар телендә тәрбияләнә


Казанның 184нче балалар бакчасы.
Казанның 184нче балалар бакчасы.

Казан шәһәрендә билингваль белем бирү үсеш ала дип хисап бирде мэрия вәкиле.

Казанда бакчага йөрүче балаларның 62 проценты татар телендә тәрбия һәм белем ала. Бу турыда шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризвановның Казан башкарма комитеты башлыгы Рөстәм Гафаровка биргән хисабында әйтелә.

83 балалар бакчасында татар теле тәрбия бирү теле булып тора, тагын 327 урыстелле бакчада татар төркемнәрендә балалар татарча тәрбия һәм белем ала диелгән хисапта. Шәһәрдә билингваль белем бирү үсеш ала дип белдерә мэрия вәкиле. 2020 елда республиканың иң яхшы билингваль мәктәпкәчә белем бирү оешмалары дип Казандагы 67, 72, 136нчы санлы балалар бакчалары табылган. 38 бакча полилингваль белем бирү програмы белән эшли диелә.

"Казанда милли белем бирү оешмалары челтәре саклап калынды, ул татар телендә укыта торган 37 мәктәпне эченә ала", дигән Ризванов.

Татарстан мәгариф министрлыгы мәгълүматына караганда, Казанда татар телендә белем һәм тәрбия бирүче 83 балалар бакчасы бар. (Исемлекнең күчермәсе Азатлыкта бар). Ата-аналар аларның күбесендә татар теленә урын юк дип зарлана. Балалар бакчаларының рәсми сайтлары да башлыча урыс телендә алып барыла, татар чаралары турында мәгълүмат юк диярлек. Әйтик, Вахитов районының 136нчы бакчасы сайтында Пушкин көне уздыру турында хәбәр бар, Тукай көне яки татар теле көне уңаеннан нинди дә булса чаралар уздырылуы турында язылмый. Сайт үзе урыс телендә.

Галим Фәрит Солтанов татар телендәге бакча, мәктәпләр санда гына бар дип әйткән иде. "Хәзер шул кадәр татар мәктәбе, шул кадәр татар балалар бакчасы бар дибез. Ләкин бит балалар татарча сөйләшмиләр. Татарча белмиләр. Ронода, мәктәбендә, министрлыгында кеше өстендә кеше утыра, ә нәтиҗә юк. Менә ялган кайда ул", дигән иде.

Бүгенге көндә Казанда 311 балалар бакчасы, 9 мәктәпкәчә бүлеге булган мәктәп, 166 муниципаль мәктәп, 48 өстәмә белем бирү оешмасы эшли. Башкалада 244 мең бала яши, шуларның 148 меңе мәктәптә укый, 75 меңе бакчаларга йөри диелә.

Казанда балалар өчен хосусый бакчалар, үзәкләр саны әкрен генә арта бара. Инде шактый вакыт "Сабыйлар" үзәге эшләп килә, шулай ук "Ябалак" балалар бакчасы да бар. 2019 елда Казанда "Акыллым" дип аталган татар төркеме дә эшли башлады.

XS
SM
MD
LG